Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан тревел-блогеры Алмаз Магадиев: «Минзәләлеләрнең ретро автомобильләрне яратуы күзгә ташлана»

Танылган блогер киләчәктә шәһәребезнең туристик потенциалы турында видео төшерергә җыена

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Татарстанның танылган блогер-сәяхәтчесе Алмаз Магадиев ВК сәхифәсендә үзенең Минзәләгә килүе вакытындагы фотоларны бастырып чыгарды. Аның объектив кадрларына Минзәлә театры (сүз уңаеннан, артистлар арасында яхшы дуслары бар) һәм Никольский собордан тыш Минзәлә АТП янында ретро-автомобильләр коллекциясе һәм шәһәр үзәгендәге бульварда автомобиль формасындагы эскәмия эләккән.

Ретромашиналар Алмаз Магадиев

Аерым алганда, үзенең эскәмия турындагы постында ул болай дип яза: «Минзәлә халкында автомобильләргә булган мәхәббәте һәрайда күзгә чагыла: базар янындагы мәйданда ХХ гасыр башы автомобиль формасындагы шундый гадәти булмаган эскәмияне очратырга мөмкин. Минемчә, тәүлекнең караңгы вакытында бу «аллеяда» фонарьлар кабынганда романтиклар аеруча зур соклану хисе кичерәләрдер».

Бульвар Алмаз Магадиев

— Соңгы тапкыр мин Минзәләдә 6 ел элек булдым. Хәзер исә сезнең шәһәргә үтешли кереп чыктым. Кызганычка каршы, вакыт аз иде, шуңа күрә мин әлегә Минзәләнең барлык истәлекле урыннарын да колачлый алмадым һәм хәтта театрдагы дусларым белән дә очраша алмадым. Ләкин яхшы якка үзгәрешләр күзгә күренеп тора: бу 6 ел эчендә Минзәлә тагын да матурайган һәм төзекләндерелгән. Якын арада сезнең шәһәр белән җентекләп танышу өчен килергә планлаштырам, — дип билгеләп үтте блогер «Минзәлә-информ» белән әңгәмәсендә.

Алмаз Актаныштан, бүгенге көндә Алабугада яши. Ул блогер, видеограф һәм фотограф, төрек телен һәм фотога төшерү нигезләрен өйрәтү буенча курслар алып бара. Моңа кадәр «Татмедиа» да журналист булып эшли.

Шул ук вакытта Алмаз үзенең төп мавыгуы сәяхәт итү икәнен билгеләп үтә. 

— Сәяхәтне үлеп яратам дисәм дә, ялгышмам. Минемчә, сәяхәттән алган ләззәтне берни дә алыштыра алмый. Матди байлык — кыйбатлы автомобильләрне, гаджетларны — сатып алырга да, алыштырып торырга да була. Ә яңа урыннарга барудан алган бәяләп бетергесез тәэсирләр синең белән гомер буе калачак,-дип ассызыклый трэвел-блогер.

Аның сүзләренчә, ул кечкенәдән сәяхәт итә башлый: «әти-әнием мине каникуллар вакытында башка шәһәрләргә даими рәвештә үзләре белән алып баралар иде. Алар эш буенча йөрсәләр, бу минем өчен сәяхәт иде», — дип сөйли Алмаз.

Алмаз Магадиев берара Төркиядә Алания шәһәрендә яшәсә дә, хәзерге вакытта үзенә максат итеп киң массалар алдында Татарстанның һәм гомумән Россиянең туристлык потенциалын ачуны күрә.

— Республикабыз Россиянең гөлбакчасы булып тора: матур, төзек, барлык уңайлыклар тудырылган. Шул ук вакытта Татарстан белән генә чикләнәсе килми, чөнки илебез бик зур, хәйран калырдай матур урыннар бихисап. Аларга реклама җитми, күпләр, үзебездә дә сәяхәт өчен яхшы урыннар барлыгын белгәч, безнең илдә ял итүне сайларлар иде, — дип билгеләп үтә блогер.

Шушы максаттан Алмаз Магадиев Татарстан районнарының туристик потенциалы турында видео сюжетлар циклын төшерде.

— Бу минем шәхси проектым. 2021-2022 елларда республикабызның 15 шәһәр — районы турында сюжетлар төшердем. Быел мин тагын берничә район үзәген видеога төшерергә җыенам. Әлбәттә, вакыт узу белән Минзәлә турында сюжет та булачак, — диде ул, үз планнары белән уртаклашып.

Фотолар Алмаз Магадиев архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев