Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан журналларының яңа саннары Минзәләгә кайтты

Сатуга “Сәхнә” “Казан утлары”, “Чаян” журналларының июль саннары чыкты.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

 “Сәхнә” дә халкыбызның яраткан җырчысы Римма Ибраһимованың иҗади биографиясе басылып чыга. Легендар якташыбыз Гөлшат Зәйнашеваның үткән гасырның 80 елларында төшерелгән эксклюзив фотосын күрү дә күпләрнең күңеленә хуш килер. “Казан утлары”нда Нәбирә Гыйматдинова, Фирүзә Җамалетдинова, Тәлгат Галиуллин, Гәрәй Рәхим, Фәнил Гыйләҗев, Факил Сафин һ.б. танылган язучы-шагыйрьләр әсәрләре басыла.

Хокук саклаучы җинаятьчеләр, карт студентлар турында беләсегез, яисә кызыклы мәзәкләр-карикатуралар белән хушланасыгыз килсә, “Чаян” ның яңа июль санын алып укыгыз.

Әлеге  журналларның июль саннары районыбызда “Кырык тартма”, “Старт”, Калморза, Мәлкән, Наратлыкичү авылларындагы кибетләрдә, Татпотребсоюзның автолавкаларында сатыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев