Тауасты Байлар авылында яшәүче Мөнирә Шәйхетдинова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Көн темасы

Тауасты Байлар авылында яшәүче Мөнирә Шәйхетдинова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбиляр күпсанлы рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталрына ия.

Мөнирә Гатин кыз 1928 елның 10 апрелендә Тауасты Байлар авылында туа. Сугыш вакытында төрле эшләрдә эшли, атлар карый. 1951 елда кияүгә чыга. Колхозда, бакчада төрле эшләрне башкара. Лаеклы ялга чыкканчы туклану оешмасында эшли.

Ире белән бергә 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Юбилярның 4 оныгы, 6 оныкчыгы һәм бер оныкчыгының баласы бар.


Нет комментариев