Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тауасты Байлар авылында «Күршеләр бәйрәме» узды

Әле күптән түгел генә авылның Урта урамында Гармунчылар бәйрәме гөрләп узган булса, шушы көннәрдә Аскы урамда янә бик тә күңелле һәм матур чара — «Күршең үзеңнән яхшы булсын» дигән урам бәйрәме оештырылды.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Күршеләр бәйрәмен нәкъ менә шушы урамда уздыру очраклы гына сайлап алынмаган. Әлеге урамда бер генә буш йорт та юк. Әти-әниләре вафат булганнар да төп нигезләрен ташламый, шәһәрдә эшләп, лаеклы ялга чыканнар парлашып шул нигезгә яшәргә кайта. Аскы урамда яшәүчеләр инде күп еллар дәвамында үзара дус һәм тату гомер итәләр. Авылда яшәп, бөтен гомерен хезмәткә багышлаган урамның иң өлкән — 90 яшьләрен тутырган апалар аеруча хөрмәткә лаек. Күршеләр бәйрәмендә алар да бар иде. Бар иде дию генә урынсыз булыр, чөнки алар шушы бәйрәмнең оештыручылары да, катнашучылары да булдылар. 


Гөлсем апаны гына алыйк. Бүген аңа 91 яшь. Ул 14 ел шахтада авыр хезмәт башкарган, 17 ел колхозда дуңгыз караган алдынгы колхозчы. Дөньяның бик күп михнәтләрен күрсә дә, ул бүген дә яшәү дәртен югалтмый. Бик матур җырлый. Урам бәйрәмендә дә төнгә кадәр гармун моңына кушылып күршеләргә, авылдашларга үзенең матур җырларын бүләк итте. 

Аскы урамдагы һәр йорт хуҗасы, аларның гаиләсе, нәселе турында иркенләп сөйләргә була. Фәрүсә апалар йорты ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Аларның рәссәмчы кызлары гаражларына бик матур итеп бабасының машинасын ясап куйган. Күршеләре — Клара апалар. Ул гомер буе почтада эшләп, инде күптән лаеклы ялга чыккан. 90 яшьтә булса да, бер бәйрәмнән дә калмый: бии дә, җырлый да. Алар йорты белән янәшә — итек басучылар — Ясминә апалар яши. Бүгенге көндә дә, кирәк булса, итегеңне я зурайтып, я кечерәйтеп, ягъни калыплап бирә ала. Авылның иң өлкән апаларының берсе — Мөнирә апа. 96 яшьтә дә үз йортларында, хуҗалыкта йөреп тора. Аны кызы тәрбияли. 

Хәмдия апа да гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләгән. Бүген дә тәк ятмый. Күпләп каз, үрдәк үстерә. Алардан ерак түгел Энҗүдә апалар яши. Алар исә умарта тота. Урамда, ачык һавада уздырылган күршеләр бәйрәменә дә өстәлгә куярга яңа аертылган бал алып чыккан иде. Шул ук урамдә яшәүче, почтада эшләүче Тәнзилә исә авылдашларын үзенең тәмле коймаклары белән сыйлады. 

—Без өстәл кую, табын әзерләү эшенә кысылмыйбыз, авыл кешеләре, күршеләр үзара сөйләшеп, бер фикергә килеп үзләре оештыра,

 — ди «Нур» халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева. 

Бу авылда юмарт халык яшәгәнен табыннан да күреп була. Тәмле ризыклардан өстәл сыгылып тора иде. Бәйрәм җыр-моң, уен-көлке белән үрелеп барды. Гармунчылар алмаш-тилмәш моңлы көйләрен сузды. 

Мөслимә Гайниева:

—Җәй көне клубта уздырган бәйрәмгә чыгучылар аз. Ә менә урамда, ачык һавада уздырган бәйрәмгә олысы да, кечесе дә килә. Шуңа күрә авылыбызда урам бәйрәмнәре уздыра башладык. Шундый җырлы, моңлы, бердәм бәйрәмнәрне балалар, оныклар да күреп үссен, аларда да җырларга, биергә, гармун уйнарга кызыксыну тусын дигән мааксат белән уздырабыз. Менә Күршеләр бәйрәмендә дә җырланмаган бер җыр да калмагандыр. Киче нинди рәхәт иде. Мул өстәлләр, ачык күңелле, бердәм күршеләр. Килгән һәрбер кеше сыйланып, тәмле чәйләр эчеп киттеләр. Гармунчыларыбыз Гатин Илгизәр, Гайнетдинов Фирдәвес, Мирзанур Хамадиев кич буе гармунда уйнадылар. Күзкәйдән килгән кунак «егете» Рафис абый Хасановка да матур җырлары өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев