Район башлыгы Айдар Салахов район башкарма комитетының төзелеш буенча җаваплы белгечләре һәм театр директоры Илнур Гайниев катнашында театр скверында планерка үткәрде.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Хәзер скверда төзекләндерү эшләре бара, ул үзара салым средстволарына башкарыла.
Рамил Шайсуваров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы:
–Скверны төзекләндерүдә “Регионстрой” ҖЧҖ (Илдар Вилданов) эшчеләре хезмәт куя. Биредә өч пергола урнаштырылган, алар шуңа ремонт ясыйлар: хәзер буяу эшләре бара, аннары перголаларның түбәләре ябылачак. Минзәлә театрына нигез салучы Сабир Өметбаевка куелган бюст урнаштырылган мәйданчыкның брусчаткасы яңартылачак. Бюст утлар белән яктыртылачак.
Скверда киләчәктә нинди үзгәрешләр көтелә соң?
Сквер территориясе күпмедер дәрәҗәдә “Школьный” скверына охшаш булачак. Биредә ял итүчеләргә уңайлыклар тудыру, бигрәк тә сәнгать кешеләре өчен үзенчәлекле, файдалы мохит булдыру күздә тотыла.
Әлеге территориядә ЗАГС өчен яңа бина төзү планлаштырыла. Шушы уңайдан планеркада автостоянка, ландшафт дизайны проекты хәстәрлеген күрүгә, шулай ук скверны төзекләндерүгә кагылышлы башка мәсьәләләр турында сүз барды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев