Хезмәттә табылган хөрмәт
Аларның икесенең дә почтада хезмәт куйган стажлары берничә дистә елдан артып китә.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)
Сәрия Билалова (коллектив фотода уртада) Тауасты Байлар авылы почта бүлегендә начальнигы Тәнзилә Минаева белән кулга кул тотынып, гомуми күрсәткечләрне тотрыклы тотып хезмәт куялар. Алар тырышлыгы белән Мияш авылы халкы да газетага да языла, почтаның башка хезмәтләреннән дә рәхәтләнеп файдалана.
Гөлүсә Маликова, исә, почтада эшләү буенча районда рекордчы- кырык елдан артык Тулбай авылында яшәүчеләрне матбугат яздыру- тарату белән шөгыьләнә, пенсия өләшә, күпчелек кешегә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне башкарырга ярдәм итә.
— Кешеләр белән аралашып яшәргә күнеккәнгә шулай озак эшлибездер, — дип җавап бирде алар минем сорауларга. Аларны хөрмәт иткәнгә авылдашлары да район газетасына актив язылалар. Редакция стандартларыннан кимрәк, билгеле. Әмма без азга да канәгать, бүгенге заман хәлләрен күреп торганга.
Шуңа Тауасты Байлар, Мияш, Тулбай авылларында яшәүчеләргә рәхмәт әйтәбез. Әлеге авылларда хезмәт куючы почтальоннарга традицион бүләгебезне тапшырабыз.
Тырышып эшләүләрен дәвам итәрләр дигән өметтә калабыз.
Райондашларның исләренә төшерәбез. 2024 елның икенче яртысына «Минзәлә- Мензеля» газетасына арзан бәядән язылу дәвам итә. Алай гына түгел, Минзәлә районында газета Татарстанда иң арзаны.
Район газетасына язылган кеше автомат төстә «Почтальоныңа ярдәм ит» акциясендә катнаша. Сезнең ярдәм белән подписка җыйган почтальоннарга без бик рәхәтләнеп бүләк тапшырачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев