Хыялларны тормышка ашыру юлларын Азат Шагалиев мисалында өйрәнергә була
Балалар иҗат йортының өченче катын шахмат клубы стандартларына туры китерер өчен ремонт башланды.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Шулай итеп, районда шахмат уенын сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәргән Азат Шагалиевның тагын бер хыялы тормышка ашты.
Минзәләдә аның кулы астында шахмат хәрәкәтенең ничек үсүе хакында без үзебезнең матбугат чараларында даими язып килдек. Кабатланмыйча, аның хезмәтенә бәяне район хакимияте башлыгы Айдар Салахов сүзләре белән әйтәбез.
«Азат Тимерханович инициативасы, уртак тырышлык белән районда шахмат хәрәкәте системага салынды. Теләгең канәгатьләндереп, башка районнарда булмаган зал ясап бирәбез. Хәзер ярышлардан тыш, укыту системасын киңәйтеп, күбрәк шахмат уены мастерлары үсеп чыгуын көтәбез» — дип сөйләде «Минзәлә- информ» хәбәрчесенә район башлыгы.
Балалар иҗат йортында ярышлар күптәннән үтә инде. ДДТ җитәкчесе Рөстәм Ялаев ярыш көннәрендә шахматчыларга конференц- залны гына түгел, өченче каттагы вестибюльне дә бирә иде. Алга таба да шулай булачак. Мондый иркенлек бер генә районда да юк. Зал экранына уен нәтиҗәләре интрактив төстә чыгарыла һәм аны һәркем реаль режимда күрә.Урын күп булгач, ярыш вакытларыгдагы ыгы- зыгы да булмый. Спортчыларга тынычлап ял итәргә, тамак ялгап алырга урын була. Интернет аша яңа технологияләр куллануны шулай ук Азат Шагалиев кертте.
Аның тиктормас һәм даими рәаештә алга баруын күрсәтү өчен тагын бер мисал.
Биредә ремонт эшләре баруга карамастан, яңа залның мөмкинлекләреннән файдаланып, икенче сентябрьдә 80 кешелек турнир үткәрергә планлаштырган. Аның планын бозмас өчен ремонтчыларга бик тырышасы бар әле.
Район башлыгы Айдар Салахов бүген башка объектларда эшнең барышы белән дә таныщып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев