Югары Тәкермәндә шигырь укучылар арасында конкурс узды
Алдагы елда якташыбыз, талантлы шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тула. Аның шигырьләренә композиторлар көй язды. Шушы уңайдан Югары Тәкермән авылы җирлеге шигырь укучылар арасында конкурс үткәрде. Әлеге конкурста авылның балалар бакчасына йөрүче балалар һәм Югары Тәкермән төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Авыл мәдәният йорты каршында балалар Гөлшат Зәйнашеваның...
Алдагы елда якташыбыз, талантлы шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тула.
Аның шигырьләренә композиторлар көй язды. Шушы уңайдан Югары Тәкермән авылы җирлеге шигырь укучылар арасында конкурс үткәрде. Әлеге конкурста авылның балалар бакчасына йөрүче балалар һәм Югары Тәкермән төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары катнашты.

Авыл мәдәният йорты каршында балалар Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен яттан сөйләделәр.


Шигырьләрдәге персонаҗлар кар сыннарында сурәтләнгән: Ялкау бака алакай, мәңгелек ут, спортчы әби һәм башкалар. Шигырь сөйләүче балаларга Гөлшат Зәйнашеваның кияве Рафаэль Шакирьянов әзерләгән махсус призлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев