"Минзәлә" газетасының 21 май, 2021 санына анонс
Райондашларыбыз коронавируска каршы вакцинациягә карата нинди фикердә? Бу хакта сораштыру 1 биттә чыга.
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
"Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!
Бикбау авылыннан “безгә газовик кирәк” дигән хат килде - 2 битне укыгыз.
Район гәҗитенә язылып, скутер җиңәргә була. Типография ветераны Аграфена Закирова турында материал – 4 битне укыгыз. Ямәк балалар бакчасында эшләүче Нурия Хәсәншина бар гомерен нәниләрне тәрбияләүгә багышлаган – 5 бит.
Яшь гражданнар паспортлы булдылар. Үзләренең тәэсирләре белән алар 5-8 битләрдә уртаклашалар.
Ковидтан вакцина белән бәйле иң киң таралган куркулар; талпан тешләсә, нишләргә; кызудан ничек сакланырга – бу хакта “События недели” кушымтасында укыгыз.
“Атна вакыйгалары” кушымтасында шулай ук җырчы Азат Тимершәех белән интервью, “Кырмыскалык” торты рецепты да күпләргә кызыклы булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев