"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2021 ел, 3 ноябрь саны анонсы
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан “Иң яхшы шәхси хуҗалык” номинациясендә җиңгән өчен 100 мең сум күләмендә премия алган Юртау авыл җирлеге фермеры Ирек Хамматов турында 1-2 битләрдә укыгыз.
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
"Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!
Комбайнер да, музыка остасы да Ринат Имаметдинов турында мәкалә шулай ук 2 биттә чыга.
Арабыздан вакытсыз китеп барган, күпләргә үзенең тормышчан язмалары белән билгеле Альбина Гайсинаның соңгы хатлары 6 биттә чыга.
Минзәләлеләр ничек итеп үзләренең пенсия тупланмаларын ала алалар? Бу турыда – 5 биттә.
Киләсе елны татарстанлылар 119 көн ял итәчәкләр – бәйрәм көннәре белән “События недели” кушымтасында таныша аласыз.
Шикәр диабеты, коронавирус һәм күз күрүе арасында нинди бәйләнеш бар – “Атна вакыйгалары” кушымтасында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев