Минзәләдә мәктәпнең хәйрия ярминкәсе СВОда катнашучы егетләр өчен 291 мең сум акча җыйды
Көн темасы

Минзәләдә мәктәпнең хәйрия ярминкәсе СВОда катнашучы егетләр өчен 291 мең сум акча җыйды

Бүген Минзәлә шәһәренең Мәктәп скверында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе узды.

Ярминкәне 1нче урта мәктәп оештырды. Мондый акция мәктәптә инде икенче ел рәттән үткәрелә һәм ул укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны һәм шәһәрнең битараф булмаган кешеләрен берләштерә.

Ярминкәгә әзерлек эшләре алдан ук башланган. Әти-әниләр балалар белән бергә өйдә камыр ризыклары һәм төрле тәм-томнар әзерләгән, кулдан эшләнгән әйберләр ясаган, бакчаларында үскән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне алып килгән.

Укучылар да хәйрия сәүдәсенә актив кушылды. Алар өстәл артында гына тормыйча, ярминкә кунаклары янына үзләре барып, товарларын тәкъдим итте, алар турында сөйләде. Һәр сыйныф гомуми эшкә үз өлешен кертергә тырышты.

Ярминкәгә бәйрәм төсен Минзәлә сәнгать мәктәбе коллективы һәм укучылары өстәде. Алар җырлар башкарды, биюләр күрсәтте.

Мәктәп скверында ярминкә узды

Ярминкә нәтиҗәләре буенча барлыгы 291 177 сум акча җыелды.

— 100 мең сумны медицина ротасында хезмәт итүчеләр өчен дарулар алуга тапшырачакбыз. Тагын 100 мең сум 430нчы полкның элемтә ротасы өчен ретранслятор алуга юнәлтеләчәк. Калган акчаны килгән СВОда хезмәт итүче егетләрдән килгән сораулар буенча — бары тик шәһәребез һәм районыбыз хәрбиләренә ярдәм итү өчен генә кулланачакбыз, — диде 1нче мәктәп директоры Ольга Ильина.

Чара ахырында һәр сыйныфка хәйрия ярминкәсендә актив катнашканнары өчен Рәхмәт грамоталары тапшырылды. Мәктәп директоры акциядә катнашкан мәктәп коллективына, укучыларга, әти-әниләргә һәм ярминкәгә үз өлешен керткән Минзәләнең барлык битараф булмаган кешеләренә рәхмәтен белдерде.


Нет комментариев