Тулбай авылында узган чарада мактау тактасына кергән райондашларга таныклык тапшырылды
Көн темасы

Тулбай авылында узган чарада мактау тактасына кергән райондашларга таныклык тапшырылды

Минзәлә районының Тулбай авылында булган тантана хакында без яздык инде.

Бу көнне авыл халкыннан тыш, тагын берничә якташыбыз шатлыклы мизгелләр кичерделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикабызда электрон Мактау тактасы булдырылуы хакында хәбәр иткән идек инде. Цифрлаштыру заманында казанышларга ия булучы татарстанлылар хакында республика халкы гына түгел, интернетта утыручы һәркемнең белү мөмкинлеге туа дигән сүз.

Быел бу исемлеккә Минзәләдә яшәүче 100 кеше кертелгән. Районда үткәрелгән тантаналы чараларда таныклык алучылар хакында без даими язып барабыз. Бүген Тулбайда район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Дәүләт Советы Депутаты Азат Хамаев электрон Мактау тактасына кертелүе хакындагы таныклыкны ( фотода уңнан сулга) «Нива» кооперативы рәисе Илназ Загиевка, Түбән Юшады авыл клубы мөдире Наталья Чепкасовага, үзәкләштерелгән китапханә системасының Тауасты Байлар филиалы мөдире Маргарита Гәрәевага, Хуҗәмәт ремонт-механика заводы хезмәткәрләре Сергей Колбин ( цех начальнигы) һәм Сергей Арзамасовка (газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы) тапшырдылар.


Нет комментариев