Соңгы берничә елда, башлык булып Ильмира Аксюкова эшли башлагач, Урыс авыл җирлеге торак пунктларында социаль инфраструктура объектлары яңарыш кичерә.
Аларның күпчелеге " Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" илкүләм программасы аша финанслана.
Тулбай авылындагы яңарыш аеруча күзгә ташлана. Биредә әтиле- уллы Загиевлар җитәкчелек иткән " Нива" кооперативының тәэсире дә зур.
Бүген биредә әлеге илкүләм программа нигезендә тагын бер объект- ял паркы ачылды. Тантана зурлап һәм тәмләп оештырылган иде.

Кунакларны күчмә мичтә пешкән коймак белән сыйлау гадәте Минзәлә районының трендына әйләнсә, авыл остакулларының күргәзмәсе бик тә үзенчәлекле иде. Көзге муллык тутырылган арба, килгән кешеләрнең фотога төшү зонасына әйләнде. Парк- үзәк урамда, якташлары- талантлы шагыйрә Сәлисә Гәрәевага багышлап куелган стелла янында. Янәшәдә генә яңа ФАП бинасы, кибет, клуб. Урам асфалтьланган.
Парк эчендә ат фигуралары, утырчычлар, түбәле сәхнә бар. Бу эшләрне Игорь Цветков җитәкләгән коллектив егетләре башкарып чыккан. Тырыш хезмәте өчен ачылу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов аны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Әлеге тантанада үз территорияләрен башкаларга үрнәк булырлык тәртиптә тотуда актив эшләүче Урыс һәм Югары Тәкермән җирлекләре башлыкларына триммер һәм газон чапкычы алырга сертификат тапшырылды. Алга таба башка программаларга таянып, паркка башка фигуралар да куелачак.

Тантаналарның традициясе буенча объектны ачуның кызыл лентасын кисүне район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Игорь Цветков һәм Ильмира Аксюкова башкарды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев