Рәис ӘХМӘТОВ: фәкать бер хезмәттәшем - Сергей Юдинның гына каны туры килде
Рәис ӘХМӘТОВ, пенсионер
Миңа 80 яшь якынлашып килә. Бик шат мин моңа, ә бит башкача булырга да мөмкин иде.
10 сыйныфны тәмамлагач, Армия сафларында хезмәт иттем, аннан кайткач, институт тәмамладым. Төрле эшләрдә эшләргә туры килде: техникумда укытучы булып та, нефтьче дә. “Сельхозтехника” район берләшмәсендә дә хезмәт стажым 20 ел. Биредә баштарак баш инженер, аннары берләшмәнең җитәкчесе, соңыннан инженер-диагност булып эшләдем. Бу елларда сәламәтлегем мине сынатмады. Әмма 1985 елда каты авыру аяктан екты, шул рәвешле миңа хастаханә кроватена ятарга туры килде. Операция таләп ителде. Операцияне Азат Нәбиуллин (ул чакта баш табиб иде), Павел Стоногин кебек хирурглар һәм тагын ике хирург (алар хәзер Минзәләдә яшәмиләр) ясады. Ике сәгатькә сузылган операция уңышлы үтте. Азат Нәбиуллинның сөйләве буенча, операция вакытында миңа донор каны таләп ителә. Шул чагында “Сельхозтехника”дан (предприятие эшчәннәре) 30дан артык кеше донор каны бирергә дип килә. Минем каным тискәре резуслы (Rh) төркемгә керә, Җир шарындагы кешеләрнең 15 проценты гына шушы төркемгә керә торгандыр. Шуңа күрә хезмәттәшләрем арасыннан фәкать берсенең генә каны шушы төркемгә туры килә. Ул Сергей Юдин.
Бу вакыйганы беркайчан да онытканым юк. Әмма “Минзәлә” газетасында “Кеше гомере кыл өстендә торганда” дигән мәкаләне укыгач, донорларга карата хөрмәт белән әлеге хәлне искә төшердем. Башкаларның гомерен саклап калу, гомерен озынайту өчен үзләренең каннарын биргән донорларга мең кат рәхмәт әйтсәң дә аз булыр кебек.
"Минзәлә" район газетасында тагын да кызыклы мәкаләләр укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев