Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

2020 елгы Кәбисә елы минзәләлеләргә югалтулар китерде

Көтелмәгән шатлык-куанычлары белән генә түгел, борчулары, югалтулары белән дә 2020 нче ел тарихка кереп бара.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Өлкәннәрнең “Кәбисә елы авыр булыр”, диюләре дөрескә туры килде: 2020 ел башка еллардан югалтулар күп булуы белән аерылып торды.

Минзәлә районы ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, 2020 елның 1 декабрена районда 439 кешенең үлеме теркәлде, әлеге күрсәткеч узган елның шушы чорында 378 булган. Узган айда гына да 50 минзәләле бакыйлыкка күчте. Декабрь аенда үлем-китем аз булмады.

Районыбыздагы байтак  мөхтәрәм кешеләрне югалтулар кичердек әлеге Кәбисә елында. Шуларның берничәсенә генә тукталып үтик.

Җәйнең уртасында, 2 июльдә, районда озак еллар дәвамында зоотехник булып эшләгән Әзһәр Мортазинны соңгы юлга озаттык. Шул көнне Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, күренекле җитәкче Илдус Газизов да якты дөнья белән хушлашты. Ул беркайчан да җирдән, хезмәт кешеләреннән аерылмады. Районның аграр үсешенә зур өлеш керткән җитәкче исеме җирдә үзенә һәйкәл калдырды.

Ноябрь аенда шуларның берсен– иман нурын таратуга үзеннән зур өлеш керткән Әскать хаҗи Габдуллинны соңгы юлга озаттык. Озак еллар Тукай исемендәге колхозда җаваплы постларда эшләгән, 27 ел дәвамында Иске Иркәнәш авылының имам-хатыйбы, соңгы елларда мәзин вазифаларын башкарган Рәис Кәбиров та 84 яшендә шушы айда мәрхүм булды.

Декабрь аенда гына да  мөхтәрәм кешеләрнең тагын берсе – районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәткәре, күп еллар җаваплы урыннарда эшләгән  Александр Жбанов 88 яшендә якты дөньядан китте. Алар хатыны Роза Хәмидуллина белән үрнәк гаиләләрнең берсе булдылар. Роза Нигъмәтулловна үзе дә бик интеллигентлы, пунктуаль, зыялы кеше иде. Хәзерге буын аларның техникумда укытканын әле дә хәтерли. Гади булмаган үз эпохасы вәкилләре район аграр тармагында һәм кешеләр күңелендә үзләреннән соң матур хатирәләр калдырдылар.

Яңа елга санаулы көннәр калганда тагын бер зур шәхесне югалттык: 80 яшендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры легендасы, үзенең иҗат дәверендә 80нән артык төп рольләрне башкарган Татарстанның халык артисты Илүсә Бәдриева якты дөньяны ташлап китте. Әлеге шәхесләрнең якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Якыннарын югалтканнарга сабырлык, түземлек бирсен.

Яңа елда һәркемгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Барыбызга да бары тик шатлыклы вакыйгалар, сөенечле яңалыклар турында гына хәбәрләр килеп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев