Аю авылының иң оста рәссамнары бөтенроссия конкурсында катнашачак
Яңалыклар йомгагы

Аю авылының иң оста рәссамнары бөтенроссия конкурсында катнашачак

Федераль этапка үткән рәссамнарның эшләре авыл клубында да билгеләнеп үтәчәк

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Аю авылы клубы Әниләр көненә багышлап рәсем конкурсы игълан итте.

- Эшләр 29 ноябрьга кадәр кабул ителә. Иң оста авылдашларыбызның рәсемнәре авылда да билгеләнеп үтәчәк, шуңа өстәп бөтенроссия “Мама, я тебя люблю” бөтероссия конкурсына җибәреләчәк, - дип хәбәр итә Аю авылы клубының директоры Роза Гыйлфанова.

“Мама, я тебя люблю” бөтенроссия балалар рәсем һәм кул эшләнмәләре конкурсы 18 ноябрьдән 1 декабрьга кадәр үткәрелә. Анда 3 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар катнаша ала. Эшләр https://zayavka.s-ba.ru/mother адресы буенча кабул ителә.

Аю авылы клубында шулай ук әниләр көне уңаеннан “Могъҗизалар кыры” уены да үткәрү планлаштырыла.

 


Нет комментариев