Яңалыклар йомгагы

Килешү бар: 12 мең сумнан ким булырга тиеш түгел

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 маддәсе нигезендә 2018 елның 29 декабрендә ТР профсоюзлар федерациясе, Татарстан эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында республикада минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде.

Әлеге килешү нигезендә ТР 2019 елның 1 гыйнвареннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 12 000 сум итеп билгеләнә.

Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легализацияләү мәсьәләләре буенча территориаль ведомствоара комиссиясе шуны хәбәр итә, 2018 елның 25 декабрендәге “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында”гы федераль законның 1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы 481 нче санлы федераль закон нигезендә 2019 елның 1 гыйнвареннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме айга 11 280 сум итеп билгеләнде.


Нет комментариев