Минзәлә район мәдәният сараенда капремонт бара
Бүгенге көндә район мәдәният сараеның тамашалар залында, сәхнәсендә демонтажлау эшләре бара. Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев объекттагы эшләр белән танышканда биредә демонтаж эшләренең темпыннан канәгатьсезлеген белдерде. Әлеге объектның подрядчысы шулай ук “Лига”ҖЧҖ. Бу көннәрдә объектта фәкать 3 эшче залда демонтаж белән шөгыльләнә. Шуңа күрә эш темпын арттырырга кушылды. Сүз шулай ук бинага керү өлешендә (входная группа) башкарылачак эшләр һәм РДК янында булдырылачак автобус тукталышы павильонының проектлары турында барды.
Минзәлә район мәдәният сарае бинасында капиталь ремонт башлануга бәйле рәвештә, биредә урнашкан мәдәният бүлегенә дә, ЗАГС коллективына да вакытлыча башка бинага – үзәк почта бинасына күчеп торырга туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев