Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

«Безнең геройлар» рубрикасын ачабыз

Һәр чорның үз геройлары була.

Бүген алар – махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы яугирләребез. Аларны һәркем белергә тиеш. Шуны күздә тотып, “Безнең геройлар” рубрикасы астында “Минзәлә” район газетасы битләрендә һәм үзебезнең menzela.ru сайтында батыр егетләребез хакында 2022 елдан башлап даими язып бардык.

2025нче елны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны Саклаучы елы дип игълан итте. Алдагы елларда да бу темага игътибар кимемәячәк – геройларыбыз турында язуны дәвам итәбез.

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Бүгенге көндә бәлки сезнең дә якын кешеләрегез – улларыгыз, ирләрегез, әтиләрегез, абый-энеләрегез махсус хәрби операциядә хезмәт итәләрдер. Алар хакында редакциягә хәбәр итсәгез иде. Ә без, үз чиратыбызда, алар белән әңгәмә корып, язмалар әзерләп, кыю егетләребез белән райондашларыбызны да таныштырыр идек.

Хәбәрләшү өчен телефон : 3-28-32.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев