Бу атнада Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенең мобиль поликлиникасы Минзәлә районының Николаевка авылында эшли.
Авыл халкы бушлай медицина тикшерүе уза һәм белгечләрдән консультация ала ала. Узган атнада Чаллы табиблары Кәдрәк авылы халкын кабул итте.
Медицина хезмәткәрләре 248 пациентны карады, 718 консультация үткәрде, шулай ук 312 лаборатор һәм инструменталь тикшеренү ясады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 126 кеше өстәмә медицина тикшерүенә җибәрелде. Киләсе атнада мобиль комплекс Татар Мөшегесе авылында эшләячәк.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев