Минзәлә районы Куян авылы халкы куркак түгел
Көн темасы

Минзәлә районы Куян авылы халкы куркак түгел

Биредә авыл исеме белән горурланып көн итәләр.

«Минзәлә-информ» филиалы районыбызның кечкенә авыллары хакында «Тәрәзәдә утлар сүнмәсен» медиапроектын башлап җибәрә. Әлеге проектның максаты — шушы кечкенә авылларга барып, анда яшәүче кешеләр белән аралашып, аларның тормышы, проблемалары хакында басма һәм видео язмалар әзерләү белән беррәттән газета укучыларыбызны — подписчикларыбызны да саклап калу.  Газета журналистлары булып кайткан Куян авылы кешеләренең дә район газетасына язылып, аны яратып укуларына сөенеп кайттык. Гәрчә, почтага бәйле рәвештә газета бу авылларга соңлап килсә дә. 

Куян авылы тарихы

Куян авылындагы музейда куяннар коллекциясе дә бар. Анда конверт маркасы, фарфордан, пыяладан эшләнгән куян уенчыклар да, куян рәсеме төшкән сөлге һәм башка әйберләр дә бар. Биредә экспонатлар даими артып тора. 

Безнең белешмә. 1972 елның май аенда Куян авылында бик зур янгын булган, шул вакытта авылда 22 йорт, кибет, клуб, авыл кәнсәсе тулысынча янып беткән. Куян авылы элек үзе бер колхоз «Дружный» исеме белән аталган. Колхозларны берләштергәч «Гигант» колхозының бер бригадасы булып калган. Хәзерге вакытта Куян авылында 28 йорт исәпләнә, тик 13 ендә генә кешеләр гомер итәләр. Пропискада торучылар-21 кеше. 1998 елда авылда 120 кеше булган булса, хәзерге вакытта нибары 15 кеше генә яши. Эш яшендәгеләр 2 кеше. 

Фельдшер-акушерлык пункты Куянда

ФАП белән клуб бар, кибет юк

Авылда ташландык йортларда бар. Халкы бик аз калса да, куянлылар өчен туган нигезләре бик кадерле. Куян авылында ФАП, клуб бар. Авыл клубында бөтен бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр, кайчагында мини спектакльләр дә куялар. Клуб 2006 елда салынган. Клуб эчендәге торбалар бинаны җылытып бетерә алмый.

Китапханә бар иде аны да август ахырында яптылар, чөнки авылда китап укучылар саны аз. Китапханәнең китап фондында 7160 китап булган. Китапханәне япкач, китапларын Җәмәк авыл китапханәсенә җибәрергә дип төйнәп куйганнар. Кибет юк, авылга Чаллыдан шәхси эшмәкәр Зилә атнага бер тапкыр килеп сәүдә итә. Ул авыл халкына нәрсә кирәк шуны алып килә. Район кулланучылар җәмгыятенең автокибетен күргәнебез юк, диделәр.

Авылда яшәүче картларның берничәсе балалары янына, туганнарына кышка күчеп китәләр. Авыл кешеләре аларны «сыерчыклар» дип атыйлар.  Авылга газ кергән, юлы да булды. Быел узара салым акчасына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган обелискны икенче урынга күчерергә булганнар. Обелискны яңартуда Айдар Гыйльмуллин, Айдар Харисов һәм шул авыл кияве Хәмзә Гыйлаҗетдинов ярдәм итә. Урамда су челтәре юк. һәркемнең ихатасында үз коесы, скважинасы бар. 

Авыл клубы кыш көне салкын була

Лампочклар бар, ә ут янмый

Куян авылына моннан 5 ел элек 26 берәмлек энергияне экономияли торган лампочкалар куелган иде. Ул лампочкалар куйган елны янып торган. Аннары тагы сүнгән. Былтыр ул лампочкалар җәй буе көндез янган, ә төнлә янмаган. Ут бит төнлә кирәк,-ди авыл фельдшеры Вәзирә ханым. Хәзерге вакытта 5 баганада гына ут яна.

Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мардамшина әйтүенчә, лампочкаларның янмау сәбәбе авылга юл салганда кабелләрне өзгәннәр. Кабельләрне ялгау өчен җирле үзидарә акча күчергән, «Энергия» ҖЧҖ тиздән кабельләрне төзәтү буенча эшкә керешәчәк. 2023 елда узара салым акчасына һәр кешедән икешәр мең сум акча җыеп, читтә яшәүчеләр дә булышкан. авыл урамнарына вак таш түшәгәннәр. 

Куян авылы урамнары

2024 елда бәйрәмнәр үткәрү өчен махсус мәйданчык ясап куйганнар. 2024 елның азагында авыл уртасындагы кое янына скважина борауланган. Бу эштә дә Хәмзә Гыйлаҗетдинов башлап йөргән, суны насос белән суыртып алырга көйләгәннәр. Шул елны үз акчаларына авылга керә торган юлларны төзекләндергәннәр.

Куянда элек бернинди юл да юк иде. Кешеләр машиналарны Бикбау юлында калдырып, монда авылга җәяү атлап килгәннәр, чөнки юлда батып калу ихтималы бар иде.2025 елда махсус программа нигезендә Бикбау юлыннан авылга керә торган юлларга да вак таш түшәгәннәр. Куян авылындагыларны элек «декабрист балалары» дип йөрткәннәр. Авыл кияүләре:"Сезгә ат һәм вертолет белән генә кереп була",-дип шаяртканнар. Хәзер Куян авылы халкының бу ярлыктан котылды дип әйтергә тулы хокукы бар. Бу мисал әлеге авылның власть тарафыннан кайгыртуы күренә. 

Куян урамнарында шушындый чәчәкләр үсә

Куян авылында бер генә кеше Мөдәрис Нигъматуллин сыер асрый, ул шулай ук симертү өчен үгез тота, умарта корты да асрый. Куян авылы болынлыклары бик зур. Элек болынлыкларны 60 кешегә бүлгән булсалар, хәзер шул болыннарны ике кеше генә чаба. Авыл халкының бакчасында хәзер бәрәңгене бик аз үстерәләр, бакчаларның бик күп өлешен күпьеллык үлән алып тора. 

Авыл атамасының куян холкына бәйлесе дә бар. Бу авыл өч татар гаиләсеннән барлыкка килгән дигән риваять яши. Куян бит ул качарга гына тора. Тагы бер икенчеләре болай дип сөйли: авылга нигез салган вакытта шул җирдән куян үтеп киткән һәм әйдә авылны куян дип атыйк дигәннәр. 

Бердәм халык

Әмма авыл халкы куркак түгел. Бик бердәм алар. һәр елны зиратны чистарту өчен бергәләшеп өмә ясыйлар. Өмәне Илнарис Шәрифуллин, Рәмзил Бәдриев оештыра һәм карыйлар. Ә эшмәкәр Флүн Шәрифуллин зиратка бара торган юлга вак таш түшәткән. 2023 елда авыл көнен зурлап үткәрделәр алар. Авыл көне үткәрү өчен бер атна дигәндә 70 мең сум акчаны тиз генә җыйдылар.

Куян авылында авыл көне

Шул елны авыл халкы юл салырга да 400 мең сум акча җыйган булган. Акча җыйганда кайсыберләре ике айлык пенсиясен бирергә дә җәлләмәгән. Авылда музей да бар. Музейны Минзәлә шәһәрендә гомер итүче Назыйма ханым Гәлләмова оештырган. Аңа материаллар белән Гөлшат Гәләүтдинова да ярдәм итә. Назыйма ханым авылда мәчет булдыру турында да хыяллана. Берәр химаяче табылса ул бик шат булыр иде.

Авылда махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Илсур Кашапов гомер итә. Ул сәламәтлеген ныгыту өчен көн саен медпункта укол кадатырга йөри. Ә Ленар Мусин бик яшьли әти-әнисез ятим калып әбисе тәрбиясендә үсеп махсус хәрби операциягә мобилизация буенча киткән.

Заманында куян фермасы да булган

Портретка бер штрих. Заманында Куян авылында куян үрчетә торган ферма да булган диләр. Шуннан качкан куяннарны тотып, авыл халкы да куян асраган. Хәзер авылда бер куян асраучы да юк. Колхоз вакытында Куян авылы фермасында 4500 сарык асрала иде, 90 нчы еллар азагында колхоз беткәч ферма да тарала. Шулай ук авылда ат абзарында 100 башка якын ат асралган булган, хәзер авылда бер атта юк. 
Куян авылы тирәсе болынлыкларга һәм урманга бик бай.

Куян авылы урамнарында кешеләр йөри

Куянлылар бик тырыш халык. Бер-берсе белән аралашып яшиләр. Биредә һәркем тормыштан мәгънә табып яшәргә тырыша. Менә шулай авыл үз көенә яшәп ята. Авыл тыныч, нурлы дип әйтергә була.

Авыл эчендәге кое


Нет комментариев