Якын көннәрдә Татарстанда яңгырлы болытлы һава көтелә.
Урыны белән көчле җил һәм яшен булырга мөмкин, һава температурасы сизелерлек төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
8 һәм 9 сентябрьдә республика Урта Идел буенда формалашачак циклон йогынтысына дучар булачак. Бу чорда көчле яңгырлар, урыны белән көчле җил булыр дип фаразлана. 8 сентябрь көнне көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Төнлә температура +8...+13 градус, көндез +12...+17 градус булачак. Шул ук вакытта 8 сентябрьдә Татарстанның көнчыгышында һава +22 градуска кадәр җылыначак. 10 сентябрьдә һава шартлары акрынлап яхшыра башлаячак. Төнлә +5...+10 градус, көндез +16...+21 градус булачак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 11 һәм 12 сентябрьдә сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндезге температура +18...+23 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев