Айдар Салахов  чираттагы тапкыр Минзәлә районы хуҗалыклары һәм җирлекләре тормышы белән танышты
Көн темасы

Айдар Салахов чираттагы тапкыр Минзәлә районы хуҗалыклары һәм җирлекләре тормышы белән танышты

Аграрийларның эше — даими контрольдә

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховның чираттагы авыл хуҗалыгы сәфәре булды. Район башлыгы хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән аралашканда барлык кирәкле аграр чараларны үтәүнең, яңа технологияләр куллануның һәм кадрлар белән системалы эшләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Бүгенге һава шартларына, бәя конъюнктурасына карамастан, киләчәккә эшләү аграрийлар өчен беренче чираттагы бурыч булып кала. 2026 елгы урып-җыю тәмамланмаса да, көзге культураларны чәчү һәм киләсе ел уңышына нигез салу турында да онытырга ярамый.
Авыл җирлекләре башлыклары белән Айдар Салахов авылларның социаль тормышына кагылышлы мәсьәләләр буенча, территорияләрне төзекләндерү, дәүләт программаларында катнашу хакында сөйләште. Мисал өчен, район башлыгы почта элемтәсе бүлекчәләрен модернизацияләүнең яңа этабында катнашу мөмкинлеген өйрәнергә кирәклеген билгеләп үтте.


Нет комментариев