Минзәлә районы Коноваловка авылы — хәрби-патриотик тәрбия үзәге
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Минзәлә районы Коноваловка авылы — хәрби-патриотик тәрбия үзәге

Авылда хәрби хәрәкәтләр һәм чик сакчылары хөрмәтенә ачылган паркта икенче зур хәрби-патриотик чара узды.

Россиянең халык фронты вәкиле Рауф Низаметдинов тылда волонтерлык үрнәге булган бер төркем райондашларыбызга хәрби частьлардан җибәрелгән грамоталар тапшырды. Хәрбиләрнең рәхмәтенә Радик Фаттахов, «Мензелинск-сервис» җитәкчесе Егор Юдин һәм аның командасы, Коноваловка һәм Воровский җирлекләре, урман участогы җитәкчесе Айдар Хәлиуллин лаек булды.

Тантанага үз вакытында пограничник булып хезмәт итүчеләр, махсус хәрби операция ветераннары чакырылган иде

Тантанага үз вакытында пограничник булып хезмәт итүчеләр, махсус хәрби операция ветераннары чакырылган иде. Генерал Владимир Борученконың Минзәләгә икенче тапкыр килүе бу тантанага дәрәҗә өстәде. Азат Гәрәев җитәкләгән Коноваловка мәктәбе коллективы ( авыл халкы да күпләргә үрнәк) волонтерлык хәрәкәтендә бик актив катнашучыларның берсе. 

Рәхмәт хатлары тапшыру

Бу факт мәктәптә балаларга хәрби-патриотик тәрбиянең югары дәрәҗәдә куелуы хакында сөйли. Парктагы тантанадан соң кунакларны мәктәптә зурладылар.


Нет комментариев