Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Яраларын туган якта дәвалый

Эльдар Салихов Россия Оборона министрлыгы белән 2024 елның августында килешү төзегән.

Махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан Эльдар Ватанны саклау һәр ир-егетнең бурычы, дип сөйләгән туганнарына, дусларына.

- Бу минем конституцион һәм кешелек бурычым. 6 нчы август көнне нацистлар Курскийга бәреп керде, ә иртәгә безнең республикага килергә мөмкин, аларны җиңү зарури. Мин үзем махсус хәрби операциядәге сугышчыларга булыштым, гуманитар ярдәм җыюда катнаштым. Ир-егетнең сүзе аның эшләре белән туры килергә, - тиеш ди ул.

Эльдар Самарада уку – өйрәнүләрдән соң туп туры Донецкийга китә. Дуслары белән алгы сызыкта була. Эльдар ТРның “Батыр” батальонына языла, пулеметчы булып хезмәт итә. Бүлек командиры махсус хәрби операциядәге беренче хәрби чирканчыкны Донецк Халык республикасының бер авылы янындагы нацистларга каршы көрәшкәндә ала. Эльдарга сугыш кырында дрон комикадзе һөҗүм итә. Эльдар сугыш кырында бик каты яралана, озак кына ятканнан соң, танк белән үтеп баручы безнең егетләр  аны сугыш кырыннан алып чыккан. Яралангач Ростов шәһәрендә ике ай госпитальдә ята, аннары Екатеринбург шәһәрендә дәвалана. Эльдар Яңа ел алдыннан гына Богодаровкага әти-әнисе янына кайтып киткән.  

Эльдар үзенең махсус хәрби операциядәге хезмәте турында туганнарына берни дә сөйләми диярлек, аның өчен борчылуларын теләми. Аның өчен иң мөһиме-туган якларыннан хәбәр алу, авылдашларына елмаюлар һәм балалаларга шатлык, тынычлык бүләк итү. Аларның бәхете һәм өйләрендә тынычлык булсын өчен махсус хәрби операциягә киткән дә инде ул. Эльдар Оборона министрлыгы белән контрактка кул куюга кадәр Чаллы шәһәрендә үзмәшгуль булган.

Эльдар районыбызның Богодаровка авылында туа, 11 сыйныфны төгәлләгәч Чаллы шәһәрендәге ТИСБИда югары белем алып чыккан. Югары белем алганнан соң армиядә хезмәт итәргә теләгән, ләкин аны сәламәтлеге буенча хезмәт итәргә алмаганнар. Шуңа да карамастан, Ватанны сакларга кирәк дип карар кылган. Һәм махсус хәрби операция сугышчыларына кушыла. “Югары Башкомандуюший куйган барлык бурычлар үтәләчәк. Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнең кулда булачак!” - ди Эльдар.

- Һәр сугыштан, алыштан чыгу җиңеллек тойгысы китерә:үтәлгән заданиедән канәгатьлек тойгысы, иптәшләрнең исән булуы, өйгә шалтыратырга мөмкинлек тууы. Яраланып кайтсам да,  минем бу Яңа елны, кызларым, яраткан хатыным янында каршы алуыма бик шатмын, ди Эльдар.

“Улым белән горурланам, - ди сугышчының әтисе Рөстәм Салихов (район Советы депутаты). Сәламәтләнгәч, аңлап торам: яңадан фронтка китәчәк ул. Аның Җиңү белән кайтуына ышанам. Тылдагыларга бу җиңүне якынайту өчен фронтка армый-талмый ярдәм күрсәтергә дә, үз урыннарыбызда да тырышып хезмәт куярга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев