Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Яралы Руслан госпитальгә кадәрге җитмеш чакрым юлны җәяү уза

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташыбызның бу инде өченче тапкыр яралануы була.

Руслан Бәхтигәрәев гади авыл малае: Хуҗәмәт авылында туып үсә, мәктәпне тәмамлый, Минзәлә СПТУның үз авылларындагы филиалында токарист-машинист һөнәрен үзләштерә. Чаллыга китеп эшкә урнаша, гаилә кора. 2023 елның октябрендә үз теләге буенча контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә.

—Үзем белән бергә уйнап үскән Хуҗәмәт егетләре өлешчә мобилизация буенча СВОга киткәч, минем дә читтә каласы килмәде — контракт төзергә карар кылдым, — ди Руслан авылдаш дусларын искә төшереп. 

СВОга кадәр Русланның бернинди дә хәрби әзерлеге булмый, сәламәтлегенә бәйле рәвештә хәтта армиягә дә алмыйлар үзен. Ә махсус хәрби операциядә хезмәт иткән бер елга якын вакыт аралыгында якташыбыз рядовой солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Донецк халык республикасы юнәлешендә хәрби бурычларны үтәгән вакытта өч тапкыр яраланырга, госпитальләрдә ятып чыгарга туры килә. Баштагылары җиңел генә узса, соңгы яралануы бик җитди була. Август аенда Авдеевка районының Горловка авылы территориясен штурмга алган вакытта минага эләгеп, сул кулы җәрәхәтләнә.

 —Якындагы кыр госпитале без штурмга тоткан авылдан 70 чакрым ераклыкта иде. Техника белән йөреп булмый — дошман дроннары сагалап тора. Кулга жгут салдым да, җәяүләп киттем. Ике тәүлек бардым госпитальгә. Шуннан соң берничә госпитальдә дәваланып чыктым. Сөякләр нык чәрдәкләнү сәбәпле табиблар кулны тимер белән җыеп куйдылар. Әлегә Минзәләдә, кулның төзәлгәнен көтәм, даими рәвештә табибларга күренеп торам, —ди Руслан.

 Ә үзе күңеле белән һаман да бергә хезмәт иткән хәрби дуслары янына ашкына. Алар белән элемтәне өзми, җай чыккан саен телефон аша сөйләшеп, язышып торалар. 

Гади генә авыл малайлары..., ә сугышта алар — илебезнең кыю һәм курку белмәс батыр уллары, хәрби хезмәттәшләре өчен җаннарын да бирергә әзер ышанычлы һәм чын дуслар. Руслан да нәкъ шундый. Күкрәгенең йөрәк өстенә эленгән медальләре моңа дәлил булып тора. Ә һәр медальнең үз тарихы…

—Беренче алган медалем «За Отвагу». Штурм вакытында яралы иптәшемне алып чыккан өчен бирделәр. Үзем дә яралы идем, ләкин минеке җиңелчә яра булды. Икенчесе — Авдеевка районын азат иткән өчен. Өченчесе — «За боевые заслуги». Монысы инде яхшы хезмәт иткән, хәрби бурычларны намус белән үтәгән өчен, — ди медальләр иясе. 


Без синең белән горурланабыз, батыр егет. Тормышка оптимизмың һәм үз-үзеңә ышанычың кимемәсен, савыгырга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев