Минзәлә районының Хуҗәмәт мәдәният йортында актив волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырылды
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Минзәлә районының Хуҗәмәт мәдәният йортында актив волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырылды

Чараны ачып, фронттан кайткан Коноваловка авылы егете Артур барлык волонтерларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Хуҗәмәтлеләр 430 полк командованиесе һәм шәхси составына, шулай ук, СВО уздыру зонасында хәрби бурычларны үтәүче сугышчыларга бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр. Хуҗәмәт мәдәният йортында фронтка ярдәм иткәннәре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен 22 хуҗәмәтлегә Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Нет комментариев