Республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Рәисе Кубогына спорт ярышлары үткәрелде.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Владимир Куряшов анда нарда уены төрендә катнашты. Бүген район башлыгы Айдар Салахов җитәкчеләр белән үткәргән иртәнге планеркада әлеге спорт трофейларын Кубок һәм Астраханьда үтәчәк «Ватанны саклаучылар Кубогы» на чакыру сертификатын тапшырды.

— Әлмәт малае мин, — диде ул безгә, — шунда уйнарга өйрәндем. Минзәләгә күченеп килгән идек.
Мобилизация буенча махсус хәрби операциягә киттем.Покровск юнәлештәге сугышчан бәрелешләрдә катнаштым.Өч тапкыр яраландым. Соңгысында мина аяксыз калдырды.
Аралашканда протезына ияләшеп килүен аңладым. Машинада йөрергә хокук алган инде.Гаиләләрендә бер бала үстерәләр. Ярышка барып җиңеп кайтуыннан бик канәгать.
Үзен борчыган проблема хакында да әйтеп алды. Оптимистлар булыйк!

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев