Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

СВОда һәлак булган геройның улы Михаилга бүген бер яшь тулды

Илья Зәйнетдинов баласы туарына бер ай кала батырларча һәлак була.

Геройның нәсел дәвамчысы Михаил 2024 елның 6 гыйнварында дөньяга аваз сала. Ә бала тудыру йортыннан әни белән улны Ильяның хәрби дуслары каршы ала. Бу хакта без узган ел үзебезнең социаль челтәрләрдә һәм сайтта язып чыккан идек. Вконтактедагы язманы сигез меңнән артык кеше карап, 366 лайк куйды һәм әни белән улга матур котлаулар язылган 16 комментарий калдырды. Menzela.ru cайтында исә бу язманы ике меңгә якын кеше укыды. 
Инде бер ел вакыт узып киткән. Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә... Бүген, Михаилга 1 яшь тулган көнне, без кабат әлеге гаилә белән элемтәгә кереп, геройның улын туган көне белән котладык, аның кемгә охшавы, бала тәрбияләүдә яшь әнигә кемнәр ярдәм итүе белән кызыксындык, Илья хакындагы истәлекләрне яңарттык.

Анастасия, геройның тормыш иптәше:

-Мишаның күзләре, карашлары әтисенеке, бигрәк тә кашларын җыерганда нык охшатам. Инде беренче адымнарын ясады, озакламый йөгерә үк башлаячак. Улыбызга исемне бала туганчы ук Илья белән бергә уйлап куйган идек. Ул улыбызның бабасы кебек Михаил исемле булуын теләде. Мин аның фикерен хупладым. Бала тәрбияләүдә үземнең әнием нык ярдәм итә, мин үзем генә булдыра алмас идем. Шулай ук бала карашырга Ильяның әнисе дә килә. Ә бабай күптән түгел генә вафат булды. Ильяның хәрби хезмәттәшләре белән аралашып торабыз. Бигрәк тә хатыннары белән көн саен элемтәдә. Бер хезмәттәшенең хатыны хәтта Мишаның крестный әнисе булды. Илья махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация кысаларында китте. Икенче дәрәҗәдәге «За воинскую доблесть» һәм Суворов медале, һәлак булганнан соң Мужество ордены белән бүләкләнде. Илья беренче урта мәктәпне тәмамлады, соңыннан авыл хуҗалыгы техникумында укыды. Без мәктәптән үк 12 ел бергә булдык, шуның 6 елын бер гаилә булып яшәдек.

 

Туган көнең белән, герой улы. Әтиең кебек батыр һәм кыю булып үс. Әниеңне тыңла, аның яклаучысы һәм киңәшчесе бул. Ә синең әтиең чын герой. Аның даны — мәңгелек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев