Урыс мәктәбендә лейтенант Раушан Залилов хөрмәтенә «Герой партасы«н ачу тантанасы булды.
«Герой партасы» нда -Раушанның фотографиясе, аның биографиясе һәм сугышчан хезмәтләре турында фактлар.
«Герой партасы» проекты тарихи истәлекләрне саклауга балаларда һәм үсмерләрдә Ватан тарихына илебезнең героик үткәне һәм бүгенгесенә, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, хезмәт ветераннарына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Проектның максаты-мәктәп укучылары батырлык күрсәткән үз-үзен корбан итәргә әзер булган якташларын искә төшерү. «Герой партасы»-кайчандыр шушы мәктәптә белем алган илебезнең тыныч киләчәге хакына көрәшкән, яшь буын өчен үрнәк булган укучы партасы ул.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев