Хәрби хәрәкәтләр ветераны Әнвәр Бикбаев: без җиңүгә бергәләп ирешергә тиеш
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Хәрби хәрәкәтләр ветераны Әнвәр Бикбаев: без җиңүгә бергәләп ирешергә тиеш

Буязмабызның герое махсус хәрби операциядән катнашкан ир-егет- Әнвәр Бикбаев.

(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)

Тормыш юлы

Башкортостан Республикасының Зианчура районы Арсенова авылында туып үскән егет кечкенәдән үк әтисе Әхмәтгали янәшәсендә кайнаша. Әнисе Никар Нигъматовна Казан ягыннан булганлыктан аларның гаиләсе Чаллы шәһәренә күчеп килә. Анда 8 нче сыйныфны тәмамлагач, төзелеш техникумында монтаҗчы һөнәрен үзләштерә. Аннары армия сафларында Байкал арты хәрби округында аерым танк батальонында хезмәт итә. Әнвәр Наратлы Кичү авылы кызы Зөмәрәгә өйләнгәч, алар тормышларын җитеш итү өчен авылга күчеп кайталар.

Наратлы Кичү авылының товарлыклы сөтчелек фермасында ферма мөдире булып эшли башлый. Мичурин исемендәге колхоз банкротлыкка чыккач Әнвәр Балтай сөтчелек комплексында комплекс начальнигы була. Бераздан үз эшен башлый: Әнвәр КФХ оештырып мөгезле эре терлекләр санын шактый арттыра. Үзенең пай җирләрен рәсмиләштереп шул җирдә печән, ашлык үстерә.
-1992 елдан шәхси хуҗалык эшләре белән мәшгүль. Ул вакытта хатыным һәм балалар белән бергә эшләдек. Ике балабыз бар.

Үз теләгем белән киттем

Махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән Әнвәр уй-фикерләре белән уртаклашты, тәэсирләрен сөйләде. 
Тормышлары да җайланган, бит югыйсә. Әмма бер хәбәр, бөтен илебезне дер селкетте: 2022 елның 24 нче февралендә махсус хәрби операция башланды. Илнең сафын яклар өчен егетләр кулларына корал алырга мәҗбүр булдылар. Әнвәр дә махсус хәрби операция буенча беренче көннәрдә үк китәргә теләгән. Кайдан, ничек китәргә мөмкин булуын белешә башлаган. Көзге эшләрне тәмамлап, көзен үз теләге белән мобилизация башлангач кулына корал алган. Ул Казан шәһәрендәге ЭКСПОда өйрәнүләрдә булган һәм ике айдан соң райондашлары белән яуга кузгалган. 
Беренче көннәрдә үк 8 ай буена буена алгы сызыкта сугыштым, штурмчы булдым,- ди Әнвәр. Частька баргач та махсус өйрәнүләр узган. Шуннан соң махсус хәрби операция зонасына кердек,-дип искә ала Әнвәр әфәнде. Әнвәр Авдеевка астындагы һәм Веселово тирәсендәге сугышларда катнашкан. Штурмнар вакытында Алла саклады, ди Әнвәр. 
Әлбәттә, ул бөтенесен дә сөйләп бетерми. Сүзсез генә яшереп тә калдырды. 

Штурмавиклар арасында иң өлкәне идем

Ул украина территориясендә җимерек йортларны, беркая да китә алмаган, утсыз-сусыз калган мескен әби-бабайларныны, бичара балаларны күреп тәэсирләнгән. 
Миңа 60 яшь, штурмовиклар арасында иң өлкәне идем. Күбесе урта яшьтә, өйләнгән балалары бар. Ничек монда килеп эләктең?- диюменә күбесе Безнең бабайларда ил өчен яуга киткән бит, ситуацияне аңлыйм, әзерләндем дә киттем -диләр. Шуңа инандым илебездә патриотлар бик күп. Без-шундыйларның бер кечкенә өлеше генә. 
Беләсезме, граҗданкада кеше үзен төрлечә тотарга мөмкин, аларга карап яшьләр бозылды диючеләр дә бар. Әмма махсус хәрби операциядә алар башка. Блиндаҗдан алгы сызыкка киткәндә барысы да бер йодрык булып берләшә, күңелдә бернинди икеләнү, ят уйлар юк, бары тик тәвәккәллек һәм кушкан хәрби йөкләмәне, эшне тиешенчә башкарып чыгу уе гына. Анда ир-атлар ныгый, тормыш кадерен белергә өйрәнә.Туганлыкның, дуслыкның нәрсә икәнен аңлый. Милләт буенча аеру юк-иң мөһиме-кеше булсын. МХОга киткәч тә, кайткач авырмы дип сораучылар булды. Ник бардың? диләр. Барганыма бер дә үкенмәдем. Минем кебек яшьтәгеләр анда аз иде.

Грант алып, хуҗалыгын киңәйтергә уйлый


Әнвәр МХОдан кайткач, "Август-Мензелинск" ҖЧҖ нең Степановкадагы сөтчелек комплексына смена начальнигы булып эшли башлады. Комплекста эш шартлары яхшы, Әнвәргә эш процессына үзгәрешләр дә кертергә туры килә. Биредә белгечләр заманча техника, яңа технологияләр белән эшлиләр. Комплекста сыерларны робот сава, башка хезмәтләр дә цифрлаштырылган. Әнвәрне күптән түгел комплекста яхшы эшләгәне өчен Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән дә бүләкләделәр. 
Хәзерге вакытта хуҗалыгында 35 баш мөгезле эре терлек бар. Үгезләрне симертеп иткә озаталар. Ул МХОда катнашканнар өчен булдырылган махсус грант алып, хуҗалыгын киңәйтергә уйлый. 
Әнвәр Бикбаев: 
- Бергә эшләгән иптәшләр, авылдашлар "Сугыш кайчан бетә?",дип сорый. Ул үзеннән-үзе туктамый. Аның өчен без-халыкның битараф булмауы зарури. Әйе, озакка сузылды, арыдык. Тик менә хәзер көчле, бердәм удар ясасак без аларны җиңә алабыз. Андагы егетләргә теләктәшлек күрсәтеп, гуманитар ярдәм өзелмәскә тиеш. Без җиңүгә барып җитәргә тиеш. 

Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итә

Хәзерге заман сугышында солдат өчен иң куркынычы пилотсыз очкычлар. Дошманда ул бик күп. Шуңа алар бер сугышчыны үтерү өчен бер коптерны кызганмаска мөмкиннәр. Бүгенге сугыш хәрәкәтләрендә Россия армиясенең дошманны пилотсыз очкычлар ярдәмендә юк итәләр. Армиягә әлеге коптерлар, пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә әзерлекле кадрлар кирәклеген аңларга була. 
Әнвәр махсус хәрби операциядәге егетләр белән (шул исәптән бүген дә фронтта булганнар) даими элемтәдә тора, аларга гуманитар ярдәм күрсәтү дә актив катнаша. Волонтер Марина Зайнетдиновага фронттагыларга кирәк булган әйберләр алу өчен акчалар да бирә.

Фотолар редакция һәм шәхси архивлардан алынды. 


Нет комментариев