Себердәге сыман хезмәт хакы
Яңалыклар йомгагы

Себердәге сыман хезмәт хакы

Мондый акча түләгәч Себергә эшкә вахта методы белән барып йөрисе дә юк.

“Әнәк" агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе механизаторлары июль ае өчен хезмәт хакын алдылар. Биредә уртача хезмәт хакы 22 мең сумнан ким түгел. Әйтик,  июль аенда биредә МТЗ-1221 тракторында  Амазоне агрегаты белән үсемлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәрткән механизатор Рафыйк Загертдинов 22 көн эшләп кулына 115 мең сум, ә Мирхәт Гәрәйханов 96 мең сум акча алган.  

Алда хәбәр иткәнчә, грофирма игенчеләре районда иң беренчеләрдән булып көзге культуралар чәчүгә керештеләр.


Нет комментариев