Бәйрәм тантанасы сукырлар гимны белән башланып китте.
13 нче ноябрь көнне Халыкара ак кул таягы көне, яки икенче төрле итеп әйткәндә, Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелә. Аларга тиешле игътибар бу көнне булды, ә ул ел дәвамында да булырга тиештер.
Минзәләдә сукырлар көненә багышлап оештырылган бәйрәм чарасына район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова, район ветераннар советы җитәкчесе Фиразия Сафиуллина, «Поддержим наших, Мензелинск» төркемен җитәкләүче Людмила Куринная килгән иде һәм аларның һәрберсе күрмәүчеләрне әлеге бәйрәм белән тәбрик иттеләр.
Бәйрәмдә Татьяна Мясникова Лениза Якиевага Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең медален тапшырды. Шулай ук әлеге җәмгыятьнең Мактау кәгазе белән Сәхия Федотова, Әнәс Фәхриев бүләкләнде.
Җәмгыятьнең җитәкчесе Фидалия Шәймарданова ике дистәдән артык җәмгыять әгъзасына Россия сукырлар җәмгыятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Җәмгыять әгъзалары районның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, махсус хәрби операциядә катнашучыларга үзебезнең җирлектә үскән үләннәрдән тәмле чәй әзерлиләр, токмачлар кисеп җибәрәләр, җылы оекбашлар бәйлиләр, эчке киемнәр тегәләр.
Әле бу атнада гына район сукырлар җәмгыяте әгъзалары МХОда катнашучыларга 10 меңгә якын коры ашлар әзерләп озатканнар.
Татьяна Мясникова:
— Сезне күрмәүчеләр дип, әйтеп тә булмый. Сезне мин акыллы, тормыш тәҗрибәсе булган әби-бабайлар, зирәк кешеләр дияр идем. Сез кайда гына эшләсәгез дә район һәм илебезнең үсеше өчен бар көчегезне бирдегез. Минзәләдә сукырлар җәмгыяте әгъзалары тулы канлы тормыш белән яшиләр, алар шәһәр буенча да йөриләр, автобуска да утыралар, кибетләргә һәм башка урыннарга да мөстәкыйль баралар. МХОдагыларга даими ярдәм күрсәтәләр. Сезне бәйрәм белән тәбрикләп, бәхет һәм сәламәтлек телим, гомер көзләрегез якты булсын, янәшәгездә дусларыгыз, туганнарыгыз булсын.
Күрмәүчеләр мул итеп әзерләнгән аш табыны артында сыйландылар. Бәйрәмгә килгән өлкәннәргә район мәдәният сарае артистлары һәм Мөслим үзешчәннәре концерт куйдылар, аларның чыгышлары нур өстенә нур булды. Бәйрәм матур җырларга, шигъри сүзгә бай булды.
Бәйрәм тантанасында мөслимнән МХОда яраланып сукыр калган Олег Димидов та катнашты. Бәйрәмдә катнашучы күрмәүчеләр хатирәләре белән уртаклаштылар.
Бәйрәм табыны әзерләүдә химаячеләр: «Грация», "Зимушка","Гүзәл«, «Муслим» кибетләре һәм эшмәкәр Егор Юдин ярдәм күрсәттеләр.
Бәйрәмгә килгән һәр кешенең күңеле булып кайтып китте. Районара сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Фидалия Шәймарданова бәйрәмне әзерләү өчен бик нык тырышкан, бәйрәмне үткәрү өчен зур көч куйган.
Безнең өстәмә. Минзәлә районара сукырлар җәмгыятендә Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнарыннан барысы 178 кеше исәптә тора. Әлеге бәйрәмдә барысы 60 ка якын кеше катнашты.
Нет комментариев