Минзәлә район ветеринария берләшмәсе елдан-ел яңа автомашиналар белән тулылана.
Әле шушы көннәрдә генә район ветеринария берләшмәсенә яңа «Лада Искра» автомобиле кайтты.
Бу автомобиль район авылларында терлекчелек тармагына хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру өчен бирелде,-диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы Нияз Габдуллин.
Ветеринария хезмәте алдында торган районның биологик иминлеген тәэмин итү бурычы-бик җитди һәм җаваплы бурыч.
Нет комментариев