Районыбызда сөт җитештерү узган елның шул чорына караганда 69 693 килограммга арткан.
Көн саен 379,7 тонна сөт савып Минзәлә терлекчеләре тулай савым буенча Татарстанда бишенче урында баруын дәвам итәләр.Район буенча һәр сыердан уртача 31,3 килограмм сөт савыла.Бер сыердан уртача савым буенча “Заиковский” хуҗалыгына тиңнәр юк, бу хуҗалыкта һәр сыердан 33,6 килограмм сөт савып алына. Һәр сыердан уртача савым буенча да Минзәлә районы терлекчеләре республикада алдынгылар рәтендә. Савылган сөтнең товарлылыгы 98,9 процент тәшкил итә. Районыбыз хуҗалыкларында барысы 12140 баш савым сыеры исәпләнә.
Беренче графа – хуҗалыклар һәм андагы сөтчелек фермалары исеме, икенче – 3нче ноябрькөнне савылган сөт(килограммнарда), өченче –шул хуҗалыкларда узган елның шул чорына карата җитештерелгән сөт(килограммнарда) артык яки ким(-). Мәгълүматлар 3 нче ноябрьгә.
Кама беконы 283268 55525
Шул исәптән:
Коноваловка 270768 56000
Балтай 15200 -475
Август-Мензелинск 46511 602
Заиковский 21865 3520
Калморза 13795 5695
КФХ Ильнур 8800 3750
Ярд.хуҗ., КФХлар 5500 1200
Район буенча 379739 69693
Нет комментариев