Минзәләдә «Сөмбелә чибәре – 2026» район конкурсы узды
Көн темасы

Минзәләдә «Сөмбелә чибәре – 2026» район конкурсы узды

Минзәлә шәһәренең 8 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Сөмбелә чибәре – 2026» районкүләм конкурсы узды.

Анда шәһәрнең барлык балалар бакчаларыннан, шулай ук Аю, Дәвек, Коноваловка һәм Хуҗәмәт авылларыннан килгән 13 кыз катнашты.

Кечкенә конкурсантлар үзләре белән татар телендә таныштырдылар, татар халык җырларын башкардылар. Өйдә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатларга туган як күчтәнәче әзерләп алып килеп, аны жюри алдында тәкъдим иттеләр.

Кызларның чыгышлары яхшы әзерлекләре, кыюлыклары һәм иҗади осталыклары белән аерылып торды. Алар каушап калмыйча, һәр биремне уңышлы башкардылар. Матур милли киемнәр, көзге табигать гүзәллеген чагылдырган костюмнар, конкурс өчен махсус иҗат ителгән шигырьләр һәм җырлар – боларның барысы да балаларның, тәрбиячеләрнең һәм әти-әниләрнең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе булды.

Таңкай балалар бакчасы тәрбияләнүчесе

Кайбер чыгышлар Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган иде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, «Сөмбелә чибәре – 2026» исеменә 1 нче «Нефтяник» балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәидә Закирова лаек булды. Калган катнашучылар да призлы урыннар яуладылар һәм төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр.

Конкурсның төп максаты – балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәни традицияләрне саклау, яшь буынга тапшыру.


Нет комментариев