Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәхия Федотова - җирле шагыйрә

Минзәлә үзәк китапханәсендә үзе матур, ягымлы тавышлы шагыйрә, бөтен гомерен районыбыз хастаханәсендә кешеләрне дәвалауга багышлаган Сәхия Федотованың "Үз иттем Минзәләмне" дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.

Сәхия ханымның чынлап торып хатын - кыз кичерешеннән туган иҗат җимешләренә гаҗәпләндек тә, сокландык та. Аның лирик әсәрләре хыял диңгезендә йөздердә, гади тормышыбызны сүрәтләгән шигырьләре тирән уйларга салды. Һәр шигыре көчле алкышлар белән бәяләнде шагыйрәнең. Шигырьләренең яңгырашы да шагыйрәнең тавышы белән аваздаш кебек: йомшак, назлы. Шуңа күрә дә шигъри юллар барлык тыңлаучыны да әсир итте. Кичә барышында экранда шагыйрәнең төрле елларда төшкән истәлекле фотолары, видеоязмалар, шигъри юлларга бәйләнеп, беркемне дә битараф калдырмагандыр. Кичә барышында әдәбият сөючеләрнең аның иҗаты белән якыннан таныш булуы, мөгаен, шагыйрә өчен зур бәхеттер. Алар Сәхия ханымның күп кенә шигырьләрен сөйләделәр. Ә кичәгә килгән гади тамашачының шагыйрәбезгә багышлап әйтелгән җылы сүзләре чын мәгънәсендә аның иҗатын ярату, зурлаудыр ул.
Шау-шулы шәһәр мохитендә балаларын милләт җанлы итеп, туган телгә тирән мәхәббәт белән тәрбияли алган ана да бит әле Сәхия ханым. Кызы Лилия Тарханова көйләр яза, бик матур җырлый.
Сәхия Федотова - җырчы шагыйрә. Аның шигырьләре дә табигый агышлы, бик күп шигырьләре көйгә салынган: "Каеным" (Ринас Ахметов көе), "Минзәләм" (Лилия Тарханова көе), "Бөек хис" ( Лилия Тарханова көе), "Син барында" (Лилия Тарханова көе) һ.б. Кичә барышында шагыйрәнең матур җырларының берничәсен без дә тыңлау бәхетенә ирештек.
 Көчле талант иясе, әсир итәрдәй моңлы тавышлы шагыйрә, кешеләрне хөрмәт итүче, яратучы, үзе дә югары сәнгатькә табынучы, башкаларны да табындыра алучы гаҗәеп кеше белән очраштык без. Шундый бай эчтәлекле әдәби-музыкаль очрашу оештырганы өчен Лениза ханым Якиевага, китапханә җитәкчесе Резеда ханым Ягафаровага чиксез рәхмәтле булып таралышты тамашачы әлеге кичәдән.

Хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Римма Ахметханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев