Юрий Шатуновның адашы Минзәлә районындагы Каран-Азик авылында  яши
Җәмгыять

Юрий Шатуновның адашы Минзәлә районындагы Каран-Азик авылында яши

Кечкенә авыллардагы яшәү рәвешенә, кешеләренә таң калып кайтабыз һәм ничек шундый табигатьне матурлыкны ташлап китә алдылар икән, дип уйлый башлыйбыз. Иң кызыгы - бу уртак фикер!

Проект дәвам итә

«Минзәлә-информ» филиалы районыбызның кечкенә авыллары хакында «Тәрәзәдә утлар сүнмәсен» медиапроектын дәвам итә. Әлеге проектның максаты — шушы кечкенә авылларга барып, анда яшәүче кешеләр белән аралашып, аларның тормышы, проблемалары хакында басма һәм видео язмалар әзерләү белән беррәттән газета укучыларыбызны — подписчикларыбызны да саклап калу. Бүгенге язмабыз Каран Азик авылы хакында. 

Тәрәзәдә утлар сүнмәсен медма проекты

Авыл хакында тарихи белешмә

Каран Азик авылына биредә торучылар 1850-1855 елларда нигез салынган дип әйтәләр. Ул районда бердәнбер чуваш авылы. Аларны районыбызның элеккеге район башлыгы Рәис Хәмәдиев сез чын чувашча сөйләшмисез, дип шаярта иде. 1912-1913 нче уку елында авылда земский мәктәп эшләгән. 1930 елның сентябрендә Каран Азик исемендәге колхоз оеша. 1935 елда Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1939 елда бу авылда 450 кеше яшәгән булган. 1957 елда колхоз “Урожайный” совхозы составына кертелә.

Заманында бу авылда зур ындыр табагы бар иде, “Юшады” совхозы банкротлыкка чыккач, ашлык складларын, КЗСны сүтеп алып металлоломга тапшырганнар. Шулай ук бу авылда заманында 5 мең башка якын сарыклар асрадылар. Сарык асраган алты торак та юкка чыккан. 2023 елда авыл башына кадәр асфальт юл салынды. Каран Азик зур түгел:биредә 12 өйдә бары 20 кеше гомер итә. Калган 11 йорт буш тора, кайберләренә җәй көне дачниклар кайтып йөри. Башлангыч мәктәбе моннан 20 ел элек ябылды. Бүген авылда мәктәп яшендәге балалар юк. Авылда кибет юк, автокибет килеп тора.

Яңа клуб

Яңа салынган клуб

1956 елда төзелгән клубка охшатып 2025 елда бу авылга яңа клуб салдылар. Клуб “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңартылды. Клуб тарих, мәдәният, традицияләр - ул халыкның җаны, аның милли үзенчәлеге нигезе. Клубның бер почмагынңа чуваш авылына хас әйберләр, экспонатлар урнаштырылган. Клубта Эльмира Шатунова хезмәт куя, ул төрле мәдәни чаралар оештыра.

Юрий Шатуновның адашы

Юрий Шатунов апасы белән яши

Авылга килеп кергәч, Юрий Шатунов белән дә аралашып алдык. Билгеле булганча, “Ласковый май” төркеменең атаклы җырчысы Юрий Шатунов белән адашлар. Адаш булса да, Юрий аның кебек җырламый, бераз кәгеп алгач кына җырлаштыра. Адаш дигәннән, монда Юрий Антоновның да адашы туган. Ул хәзер Минзәлә картлар һәм гарипләр йортында яши.

Юра заманында Чаллы шәһәрендә заводта хезмәт куйган, ике тапкыр өйләнсә дә, гаилә тормышы барып чыкмаган. Юра хәзер лаеклы ялда. Айга 15 мең сумнан артык пенсия ала. Юра Шатунов сеңлесе Вера белән яши, ул шикәр диабеты белән авырый, пенсия алмый. Бакчасы зур булса да, өч сутый җиренә генә бәрәңге утыртканнар. Буш вакытларында авылдашларына шабашкага йөреп бераз акча эшли. Өйләренә газ кермәгән, утын белән ягып җылыталар. Авылда өч йортка газ кермәгән. Үзе әйтүенчә, “кайда туган, шунда ярап куйган”. Авыл халкы газета укымый, чөнки язылсаң да, матбугат соңарып килә, диләр.

Каран Азик авылынңа Дан орденнарының тулы кавалеры Никита Фролов туган

Авылдагы батырлар өчен һәйкәл

Фин сугышы башлангач Никита фронтка китә, аннан кайткач сельхозартель рәисе була. Әмма аңа озак эшләргә туры килми, Бөек Ватан сугышы башлана. Фин сугышын узган тәҗрибәле солдатка разведкага барырга тәкъдим итәләр. Шул рәвешле ул бик күп сугышларда үзен аямыйча көрәшә. Доннан алып Польшага кадәр утлы сугыш елларын уза. 1945 елның 21 гыйнварында каты яралана  һәм госпитальдә үлә.  


Нет комментариев