Конкурста барлык муниципаль районнардан 2026 елгы урып-җыю кампаниясе вакытында иң күп ашлык суктырган яшь игенчеләр катнашты.
Арчада яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз»XVIII республика конкурсы тәмамланды. Катнашучылар теория буенча белемнәрен һәм ашлык җыю техникасы белән практикада эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр.
«Иң яхшы практик белемнәр» номинациясендә «Мензелинские зори» хуҗалыгыннан Инзил Миңнемөхәммәтов җиңү яулады. Бүләк итеп ул телевизор һәм Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенә керү өчен сертификат отты.
Фоторәсемнәр белән Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илгиз Фәйрушин уртаклашты.
Нет комментариев