Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Ватанында Сабир Өметбаевка хөрмәт зур

Минзәләнең данын республикадан гына түгел, илебездән дә читтә бик еракларда тараткан театрыбызның чишмә башында торучы Сабир Өметбаев исемен кече Ватанында – Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында кадерләп саклыйлар.

Кариледә танылган режиссер хәтерен мәңгеләштерү буенча эшләрне әлеге авылның мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллин (икенче фотода таш янында) исемле фидакарь җанлы шәхес башкара икән.

Башта аның үзе белән кыскача таныштырып узыйк: Илсур әфәнде үзе дә тумышы белән Олы Кариледән. 40 еллап мәктәптә укытучы булып эшләгән, соңгы 13 елын – директор булган. Шул ук вакытта мәктәпкә Сабир Өметбаев исемен биреп булмасмы, дип йөргән, әмма төрле сәбәпләр аркасында бу эш килеп чыгалмаган.

Мәктәптән пенсиягә киткәч, мәдәният йорты директоры вазыйфасына чакырып алганнар үзен – “мин инде биш ел буе авылда мәдәният министры”, ди ул. Менә шушы эшендә ул күптәнге хыялын – танылган авылдашы исемен мәңгеләштерүне башкаруга ирешкән дә. Ике ел кәгазь эшләрен башкаргач, ниһаять, мәдәният йортына Өметбаев исеме бирелә.

 - Ә хәзер башыма аның истәлегенә таш кую идеясе килде менә. Урын бар, ташын таптым. Ничек инде аның исеме белән йөри торган мәдәният йортында аның исеменә таш та тормаска тиеш! Һәйкәлләр салу безнең көчтән килмәс инде, ә кем белә бәлкем шундый кеше дә табылыр!, - ди әлеге эше хакында Илсур Кәримуллин.

 - Сабир Өметбаевның музеен ачу теләге дә бар. Әлегә аның музее буласы бүлмә буш тугел. Ләкин аның туган көненә музей ачылачак! Әлегә материаллар җыю эшен башлап җибәрдем, дип уртаклаша ул үзенең планнары белән.

 Безнең өстәмә

Уңган кеше булдыра инде ул – Илсур әфәнде директор булып эшләгән чорында Олы Кариле              мәктәбе грантларда катнашып 1 млн сум ота, Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керә. Мәдәният йортында эшли башлагач ике мәртәбә (башта 200 мең, аннан тагын 100 мең сум) грант оталар. Үзләренең театр коллективы да бар икән, төрле фестивальләрдә җиңүгә ирешәләр. Хәзер аңа халык театры исемен алырга йөриләр. “Эшләр арты эшләр бара, Сабир Өмтебаев исеме ярдәм итә”, - ди Илсур Кәримуллин..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев