Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә егетләре – “Бабайда кунакта”

Заманында Миңтимер Шәймиев безнең “Сельхозтехника” район берләшмәсендә эшләп, Минзәләне күтәрүгә зур өлеш керткән булса, хәзер минзәләлеләрнең Шәймиев паркын төзеп ятуларына горурланып куйдым.

(Минзәлә, 15 май, “Мензеля-информ”, Флүрә Мусина). Актаныш районының Әнәк авылында “Бабайда кунакта” паркын Минзәлә егетләре төзүләрен ишеткәч, шушы авылга юл тоттым. Беренче тапкыр мин бу авылда. Олы юлдан кергәндә үк төзек, матур йортлардан торган зур гына урамның Ш.Шәймиев исемен йөртүенә игътибар иттем. Ә авылның урта бер җирендә – Татарстанның беренче Президенты Миңтимер Шәймиевнең әтисе Шәрип Шәймиев музей-йорты да урнашкан территориясендә – хәзерге вакытта зурдан кубып парк ясап яталар. Исеме генә ни тора: “Бабайда кунакта”!

–Әлеге парк ТРда җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча чараларны гамәлгә ашыру кысаларында төзелә. Без башкарасы төзелеш-монтаж эшләренең күләме 38,7 млн сумлык. Мондагы эшләрне кыска срокларда башкарып чыгу бурычы тора, – диде “Мелиорация” Минзәлә ПМКсы оешмасы җитәкчесе Олег Ильин.

Төзүчеләр башкарган һәм башкарылачак эш күләме турында белешкәч, биредәге паркның искитмәле матур җәмәгать киңлегенә әвереләчәге бәхәссез икәнлегенә инандым. Парк территориясендә, Сарашлы инеше яр буенда, бронзадан нинди һәйкәл куелачак, нинди арт-объектлар ясалачагы турында беркадәр мәгълүмат туплап кайттым. Бу хакта һәм төзүчеләребезнең эшләре турында тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы саннарында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев