Санитар-экологик ике айлык һәм “Экояз-2021” республика акциясе кысаларында Бөтенроссия акциясенә Татарстанның барлык шәһәрләре һәм авыллары кушылыр дип көтелә.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Бүген – Бөтенроссия шимбә өмәсе. “Татмедиа” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалы хезмәткәрләре дә Бөтенроссия шимбә өмәсенә кушылдылар.
Иҗади хезмәткәрләребез иртән иртүк шәһәребездәге хезмәт коллективларының Бөтенроссия акциясендә катнашуларын яктыртырга таралыштылар. Хезмәт коллективларыннан мәгълүматлар, фоторепортажлар туплап кайттылар. Ул арада кызларыбыз эш урыннарын тәртипкә китереп, кабинетларны җыештырып алдылар.
Аннары барыбыз да өмәгә чыктык: урам яктагы куакларның корыган ботакларын кисеп, кипкән яфракларын җыеп алдык. Язгы җылы кояш нурларына назланып, клумбадагы күпьеллык чәчәкләр һәм үләннәр дә матур гына яшәреп килә. Тырмалап, төпләрен йомшартып чыккач, алар иркен сулыш алган кебек булдылар.
Кызларыбыз тиз арада бардюрларны агартып куйдылар. Редакция территориясе чистарып, матурланып калды.
Безнең коллективның тырышып эшләвен күреп, күршеләребез дә – район авыл хуҗалыгы идарәсе, шәхси эшмәкәрләр, Таттелекомның Минзәлә филиалы коллективлары да эш кораллары белән өмәгә чыктылар. Менә шулай хезмәт шавы кайнады безнең Тукай урамында.
Безнең өстәмә
“Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектының “Уңайлы шәһәр мохите булдыру” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елның 24 апрелендә Бөтенроссия шимбә өмәсе уздырыла. Санитар-экологик ике айлык һәм “Экояз-2021” республика акциясе кысаларында Бөтенроссия акциясенә Татарстанның барлык шәһәрләре һәм авыллары кушылачак.
Минзәлә шәһәре башкарма комитеты һәм авыл җирлекләре дә районыбызда яшәүчеләрне Бөтенроссия өмәсендә катнашырга: территорияләрне җыештыру һәм җәмәгать урыннарында, ишегалды һәм йорт яннары территорияләрен төзекләндерү, тәртипкә китерергә чакыра.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев