Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә мәчетендә Ураза гаете-2019: бәйрәм намазына ике йөзләп кеше килде

Дөньяның, илебезнең, республикабызның барлык мөселманнары белән берлектә Минзәлә мәчетендә дә Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә гает намазы укылды.

Даими укучыларыбыз игътибар иткәндер: быел Рамазан ае бигрәк тә күркәм үтте – дин әһелләре үзләре дә билгеләп үткәнчә, моңарчы әле күрелмәгән хәл – көн саен диярлек булсын шәһәрдә, булсын авылда – ифтар мәҗлесләре оештырылды. Үткәрергә теләүчеләр бигрәк тә күп, ә Рамазан ае көннәре санаулы булу сәбәпле, изге гамәл кылырга теләүчеләр өчәр-дүртешәр гаилә берләшеп оештырдылар мәҗлесләрне. “Мәхәлләбезнең бердәмлеген, ныклыгын күрсәтә әлеге күренеш”, - дип билгеләп үтте имам-мөхтәсиб Рәмзил хәзрәт Садыйков.

Инде шушылай бик тә ямьле үткән изге айның ахыры, әйтергә кирәк, кульминацион ноктасы – Гает бәйрәме дә тантаналы рәвештә узмый калырга мөмкин түгел иде. Бәйрәмнең дәрәҗәсе аңа килүчеләр белән исәпләнә – ике йөзләп мөселманның җыелышып гает намазы укуы, тәкъбир әйтүе килгән һәркемнең рухында гаҗәеп зур тантана хисе уятты.

Гает намазы үзе Рәмзил хәзрәтнең үтемле вәгазе белән башланып китте: ул Рамазан аеның фазыйләте, мөселманнарның Аллаһы Тәгалә һәм җәмгыять каршындагы бурычлары хакындагы сорауларга тукталды, бәйрәм белән котлады.

Минзәлә районы җитәкчелеге вәкилләре буларак, Ураза гаетенә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев килделәр. Камил Рим улы мөселманнарны район башлыгы Айдар Салахов һәм шәхсән үзе исеменнән бәйрәм белән котлады һәм аларга үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.

Гает намазы укыгач, хөтбә һәм Коръәннән сурәләр тыңлагач, бәйрәмгә килүчеләр мөслимәләр тарафыннан пешерелгән тәмле коймаклар белән сыйландылар һәм тантаналы рухта, киләсе уразаларны да тотарга насып булсын диешеп, өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев