Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Митрополит Феофан истәлегенә

Владыканың 2018 елда Минзәләгә архипастырь визиты һәм Никольский кафедраль соборында аның катнашында собор гыйбадәте үткәрүе күп райондашларыбыз өчен якты хатирә булып истә калды. 

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан гүр иясе турындагы кайгылы хәбәр православиелы гражданнарыбызны гына түгел, нинди диндә булуларына карамастан, республикада яшәүче барча кешене тетрәндерде.

Районыбыз православие руханилары аны нинди итеп истә калдырдылар?  Шундый сорау белән без Никольский соборы настоятеле иерей Роман Храмутичев һәм Казан-Богородица чиркәве настоятеле Евгений Лазаревка мөрәҗәгать иттек.

Иерей Роман Храмутичев, Никольский кафедраль соборы настоятеле:
- Владыка Казан кафедрасына билгеләгәч, ничек эшләрбез, алда нәрсә көтә, дигән берникадәр курку, борчулар булды, әлбәттә. Чөнки аның бик тә каты, кирәк вакытта усал булуын ишеткән бар иде. Әмма катылыгы дигәнннәре гаделлек булып чыкты. Бар нәрсәдә дә: хезмәт кылуда да, административ мәсьәләләрдә ныклы тәртип  хөкем сөрде. Без Владыканың соборыбызга килүен зур дулкынлану белән көттек, әмма бар да  бик яхшы булды һәм ул безнең храмнан канәгать булды, чөнки храмда кешеләр, бигрәк тә балалар, ир-атлар бар иде, ә Владыкабыз өчен бу мәхәллә эшенең төп күрсәткечләренең берсе иде.
Безнең хәтеребездә митрополит Феофан максатчан, катгый-гадел, бөтен гомерен Христос чиркәвенә багышлаган шәхес буларак истә калыр. Аның турында  якты хатирәләр безнең йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

Евгений Лазарев, Казан-Богородица чиркәве настоятеле:
- Владыка Феофан көчле шәхес иде. Яше олы булуына карамастан,  аның янәшәсендә әңгәмәдәше бу кешенең эчке көчен тоеп ала иде. Йомшак, тигез тавыш белән сөйләшүче әлеге шәхестән бөркелүче яктылыкны тоймый мөмкин түгел иде.
Ул бер үк вакытта каты һәм таләпчән дә, гадел һәм мәрхәмәтле дә булды. Ике сүздә аны болай тасвирларга була: бар нәрсәдә тәртип яратты.

Безнең өстәмә
Митрополит Феофан турындагы кайгылы хәбәрдән соң, Казан епархиясенең барлык храмнарында, шул исәптән Минзәләдә, искә алу гыйбадәтләре үткәрелде.
Архиерейны соңгы юлга 23 ноябрь көнне Казан Кремленең Благовещение соборында озатачаклар,  ул  Казан ир-атлар монастыре соборының алтарь артында җирләнәчәк (Казан иконасы табылу урыны).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X