Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тауасты Байлар авылында рекордлы кабаклар үстерәләр

Әлеге яшелчәгә багышланган бәйрәмдә авыл халкы тагын бер кат үзенең уңганлыгын күрсәтте.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында Өлкәннәр көненә багышлап көзге уңыш бәйрәме үткәрделәр.

— Быел һава шартлары әйбәт булгач, яңгырлар яугач, бакчаларда яшелчә-җимеш, шул исәптән, кабак уңышы да мулдан булды. Шуңа күрә авылдашлар белән бергә Өлкәннәр көнендә Кабак бәйрәме үткәрергә булдык, — дип хәбәр итте Тауасты Байлар авылының «Нур» халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева.

Фатих Хөснинең «Кабак» әсәре белән башланып киткән бәйрәм кызыклы чыгышларга һәм бүләкләүләргә бай булды.

«Иң күп кабак үстерүче» номинациясендә 1 урынга — Руслан, Диләрә Вафиннар, 2 урын - Рәис, Әлфинә Билаловлар, 3 урын — Назим, Гөлназ Шайхетдиновлар лаек булдылар.

«Иң зур кабак» номинациясендә 1 урынны Ләусирә Ханова (166 см), 2 урынны Вәсимә Моззафарова (120 см), 3 урынны Назим, Венера Билаловлар (50 см озынчага) яуладылар.

Шулай ук кабак турында шигырь язучылар да билгеләп үтелделәр.

Авыл халкы бәйрәмгә кабактан төрле тәмле ризыклар да пешереп алып килгән иде. «Нур» халык театрының баш рольләрдә уйнаучы артисткасы Раушания Хәйретдинова бар кешеләргә җитәрлек итеп пешерелгән зур кабак бәлеше белән сыйлады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев