Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тауасты Байларда авыл урамнары тарихына багышланган бәйрәм булды

Кызыклы хатирәләр, матур концерт номерлары, номинацияләр буенча бүләкләүләргә бай булган чара 3 сәгать дәвам итте


Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында «Туган авылым урамын кабат-кабат урадым», дигән бәйрәм үткәрелде .

Авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, китапханә , авылның иң актив укытучылары( Алсу, Фәнилә, Рәсимә, Гузәл ханымнар) тарафыннан оештырылган бәйрәм кысаларында авылның һәр урамы, алардан чыккан күренекле шәхесләр турында хатирәләр яңартылды.

— Узган гасырның 70 елларында авылыбыз су басу зонасына эләгеп, яңа урынга күченергә мәҗбүр була. Күченү 1970 елда башлана. Иң беренче итеп Равил Мусабиров, аннан соң 25 ел дәвамында колхоз рәисе булып эшләгән Мизхәт Гайфуллин күченә. Алар янында Бөек Ватан сугышы ветераны Кәрам Сафин, гомер буена бригадир булган Фәүзи Гыймадиев күченә. Аларга акрынлап башка авылдашлар да иярә, иң соңгы кеше 1984 елда күченә. Иске авылда урам исемнәре дә бик матур була: Югары оч, Түбән оч, Кирәмәт очы, Порт-Артур. Ә яңа урынга күчкәч, ул исемнәр сакланып калмый, Зеленая, Центральная кебек совет чорына хас исемнәргә әйләнә, — дип авыл тарихы белән уртаклашты әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе, Тауасты Байлар авылы «Нур» халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева.

Бәйрәм кысаларында номинацияләр буенча бүләкләү дә оештырылды. Бүләкләрне изге теләкләрен җиткереп, Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәева тапшырды.

Авыл тарихында 7 пар игезәк туган. Бәйрәмдә шулар арасыннан иң кечкенә игезәкләр Айрат һәм Чәчәк Билаловларның балалары Айнур һәм Алсу билгеләп үтелделәр.

Кул эшләре осталары номинациясендә Хәмидуллиннар гаиләсен хөрмәтләделәр. Римма апа Хәмидуллина совет чорында алдынгы сыер савучы булып район, республика депутаты була, гомер буе терлекчелектә хезмәт куя. Шуларга өстәп ул оста чигүче дә, тегүче дә, мич чыгаручы да. Аның улы, бүгенге көндә авыл мәктәбе директоры Марс Хәмидуллин,агачтан әйберләр ясау остасы, кызы Ландыш та бик остә куллылар. Умартачылар номинациясендә Илгизәр Гатин (район тамашачысына «Нур» халык театрының талантлы артисты буларак билгеле) бүләкләнде.

Тауасты Байлар авылы атказанган исеменә лаеклы булган хезмәткәрләренең куплеге белән дан тота . Бәйрәмдә бөтен авыл халкын биергә өйрәткән, талантлы гармунчы, шигырьләр язучы киңкырлы талант иясе Роза Логинова да бар иде Аны биергә өйрәткән укучылары килеп рәхмәтләрен белдерделәр. Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев бәйрәмдә катнашып Роза ханымга рәхмәт сүзләрен җиткереп сыздырып биеп тә алды.. 

Иң өлкән укытучы буларак Әнзия Шиһапованы билгеләп үттеләр.

Гаилә елы кысаларында авылның күркәм парларын да хөрмәтләделәр. Авыл советы 1974 елда күченгәч, яңа урында иң беренче итеп язылышкан Фәннур һәм Ләйсинә Хаматовлар, иң озын гомерле пар, 63 ел бергә яшәүче Нәкыйп һәм Хәмдия Шәйхетдиновлар, авылда яшәп калган иң яшь гаилә Илнур һәм Ландыш Зиннәтуллиннар бүләкләргә лаек булдылар. Иң матур чәчәкләр үстерүче номинациясендә яшь килен Лилия Идрисова булды.

Бәйрәм бик тә күңелле концерт номерларына да бай булды. Ләйсинә Хаматова мандолинада, Роза Логинова баянда уйнап чыгыш ясадылар. Тауасты Байлар авылының шәҗәрә китабын әзерләп чыгарган апалы-сеңелле Мәбрурә һәм Мәсрурә Шәриповалар да әлеге бәйрәмдә чыгыш ясап, авыл тарихы, анда яшәүче нәселләр тарихына кагылышлы бик файдалы, кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр.

Татарстанның атказанган агрономы, 9 китап авторы Фәрит Миргалимов шигырьләрен укыды, Минзәләдән талантлы артист Илназ Хисмәтуллин, Тауасты Байлар авылының оста җырчы Алмаз Бадиков, авыл кызлары башкаруында җыр-биюләр дә бәйрәмдә катнашучылар күңеленә хуш килде. Бәйрәмнән һәркем уз уйларына бирелеп, күңелгә үтеп керерлек тәэсирләр алып, сагыну сагышларын да җирсу белән бергә кушып, күз яшьләренә ирек биреп, туган нигезләрен, уйнап үскән урамнарын тагын бер күрергә дигән уйлар белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев