Якташыбыз Ранил Загриев Иван Поддубный истәлегенә халыкара ярышларда пьедесталга күтәрелде
Ул алдагы елларда федераль телеканалдагы тапшыруда катнашкан иде
(Илшат Вагыйзов,”Минзәлә-информ”)
Ранил Загриев - Кадрәк авылыннан данлыклы көрәшчеләр династиясе вәкиле. Шулай да киң җәмәгатьчелеккә ул күбрәк батутта сикерү спортында уңышлары белән таныш иде. Беренче каналның “Лучше всех” тапшыруында катнашып, федераль аудиториягә дә үз осталыгын күрсәткән егет ул. Ә хәзер менә көрәш белән шөгыльләнә башлап, төрле дәрәҗәдге ярышларда уңышлы катнаша. Шушы көннәрдә генә Мәскәүдә үткәрелгән Иван Поддубный истәлегенә халыкара ярышларда 30 килограммга кадәр үлчәү категориясендә 3 урын яулады. Аңа кадәр 4 май көнне Урыссуда узган респбулика ярышларында 29 килограммга кадәр үлчәү категориясендә 1 нче урын яулаган иде.
- Батутта сикерү спорты белән шөгыльләнүдән туктадык, хәзер ел ярымлап чамасы көрәшкә йөрибез, - дип хәбәр итә Ранилнең әтисе, үзе дә Минзәлә районы данын яклап, күп ярышларда батыр калган көрәш остасы Ирек Загриев. – Тренер буларак аның белән үзем һәм Радик Вәлинуров шөгыльләнәбез.
Ранилгә 12 яшь, ул Яр Чаллыда яши, мәктәптә уңышлы гына укый. Хәзер каникуллар якынлашса да, Сабантуйларда, ярышларда катнашырга әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев