Минзәләдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәме 13 ноябрь көнне була
Көн темасы

Минзәләдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәме 13 ноябрь көнне була

Иртәгә, ягъни 13 ноябрь көнне район мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне узачак.

Уңыш бәйрәмендә 2026 елгы урып-җыю чорына һәм терлекчелеккә нәтиҗә ясаячаклар. Әлбәттә инде, бәйрәмнең югары ноктасы көнне-төнгә ялгап районыбыз кырларында хезмәт куйган, терлекчелектә эшләгән алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, шулай ук хезмәтләре белән ил табынын баетуда үз өлешләрен керткән белгечләр, җитәкчеләр, ветераннар хөрмәтләнәчәк.

Әлеге бәйрәмдә 67 кешене хөрмәтләячәкләр, шуларның 19 хатын-кызлар. Бәйрәм тәмамлангач, аларны мул табын артында сыйлаячаклар.


Нет комментариев