Яңалыклар йомгагы

15 гыйнварда Татарстанда −17 гә кадәр суыта

Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с.

Татарстанда пәнҗешәмбе, 15 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, явым-төшем сизелерлек булмаячак.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы −14° дан −19° га кадәр, аяз вакытта −23°га кадәр төшәргә мөмкин. Көндез республикада −12° дан −17°га кадәр көтелә.

Юлларда бозлавык сакланачак, машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән сак булуларын сорыйлар.


Нет комментариев