XX Россия венчур форумы 2026 елның 8-10 апрелендә узачак. Ул, гадәттәгечә, Иннополиста башланып, Казанда узачак. Катнашучылар саны 5 меңнән 6 меңгә кадәр артыр дип көтелә.
2025 елда Россия венчур форумы нәтиҗәләре буенча стартаплар һәм инвесторлар 900 млн сумлык башлангыч килешүләр төзеделәр. Бу хакта Татарстан Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында оештыру комитетының икенче утырышыннан соң әйтте.
"Вакыйганың уңышлы узуын форум мәйданчыкларында төзелгән килешүләр раслый. 2025 елгы форум нәтиҗәләре буенча якынча 900 млн сумлык килешүләр төзелгән. 2026 елда, бигрәк тә юбилей елы кысаларында, бу сумма тагын да югарырак булыр дип көтелә», – дип хәбәр итте Галиев.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев